Хәйрия
-
Ислам дине – ул тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек дигәнне аңлата
15 октябрьдә мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен үткәрде. Иртән мәчетләребездә гает намазы укылганнан соң, җирлегебездә дә корбан чалулар башланып китте. Район башлыгының бәйрәм котлавын да җирлекләребездә вәкил буларак катнашкан җитәкче-белгечләр халыкка җиткерде. Җәмигъ мәчетендәге гает намазында район башлыгы Фаил Камаев катнашты, бәйрәм белән котлады. Имам мөхтәсиб булып сайланган Руслан хәзрәт Мортазинга...
-
“Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясендә катнашучылар
Оешмалар 1. Актаныш юллары - 3000 сум. 2. Социаль яклау оешмасы - 10500 сум ( КЦСОН "Игелек үзәге" - 6000 сум; РЦМП - 1000сум; социаль яклау бүлеге- 1000 сум, Пучы картлар йорты - 2500 сум). 3. Район мәдәният йорты - 500 сум. 4. Китапханә - 500 сум. 5. Даруханә N...
-
Амур өлкәсендә яшәүчеләр ярдәм көтә
Су басу нәтиҗәсендә Амур өлкәсендә яшәүчеләр бик нык зыян күрде. Өлкәннәр һәм балалар өске җылы киемнәргә, урын-җир җәймәләренә, азык-төлеккә (яшелчә, бәрәңге), эчә торган суга, балалар уку кирәк-яракларына мохтаҗ. Шулай ук киләсе ел өчен орлык фонды да калмаган. Әлеге өлкәдә яшәүчеләргә ярдәм итәргә теләүче игелекле кешеләр табылыр дип ышанабыз. Күңелегез җитеп...
-
“Радуга“ санаториясенә 20 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 20 сентябрьдән Чаллы шәһәрендә "Радуга" санаториясенә 20 юллама бар.Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.
-
Бәхет һәркемнең үз кулында
Бала - бәгырь җимеше, йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз зат. Әлеге кечкенә җан иясенең дөньяга аваз салуы гаиләгә күпме бәхет, шатлык бүләк итә. Өйгә таралган татлы-төче сабый исе, нәни кулларын як-якка җәеп, изрәп йокыга талган газизеңнең сулыш алуына кадәр җанга әйтеп бетергесез ләззәт, рәхәтлек бирә. Әмма, ни кызганыч, боларны бәхет итеп...
-
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!“ акциясе
Быел, районыбызда 315 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуларның 42 се аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2013" VII Республика хәйрия акциясенә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан старт бирелде. Бу акция безнең Актаныш районында да оештырылып, киң колач алды....
-
“Мәктәпкә җыенырга булыш”
"Актаныш" агрофирмасы бүтән хуҗалыкларга үрнәк күрсәтеп, "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе өчен 5 мең сум күләмендә акча җыеп, Игелек үзәгенә тап-шырды.
-
Ә син үз мәктәбеңә булышырга җыенасыңмы?
"Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында районыбыз мәктәпләренә 1 млн. 300 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Укыган мәктәбенә булышырга теләүчеләр артканнан-арта. Патриотик хисләр белән бәйле акция кешенең туган авылына, андагы белем учагына мәхәббәтен чагылдыра. Хәзер - нәкъ вакыты: мәктәпләр яңа уку елына укучылар кабул итәргә әзерләнә.
-
Балаларга портфель тапшырылды
Актанышның 1 нче мәктәбенә, Теләкәй, Мари Суыксу һәм Яңа Кормаш мәктәпләренә 1 нче сыйныфка барачак 6 балага Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында уздырылган бу чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев катнашты.
-
Җан әрни алар өчен...
Бар тормышның яме, мәгънәсе балада диләр. Чыннан да бу шулайдыр. Ата-ана - баласы, бала әти-әнисе булу белән бәхетле. Нинди генә хәлләрдә калмыйк, һәрвакыт ярдәм кулын сузар якыннарың, әти-әниең булу - бала өчен зур бәхет. Ләкин бу бәхет бар кешегә дә бирелми шул. Тормыш бездән аны тартып алырга да мөмкин. Дөнья...
-
“Хан Төрбәсе” комплексы стенасына истәлек тактасы беркетелде
"Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат порталы. 2010 елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча...
-
500 мең сумлык сертификат
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан район спортчыларын 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сүзләренә караганда, финанслар хоккей, чаңгы һәм башка спорт төрләренә махсус экипировка алуга юнәлтеләчәк.
-
“Мәктәбеңә булыш!“
13 июнь көнне Татарстанда "Мәктәбеңә булыш!" акциясе старт алды. Үзең укыган мәктәп, синең ярдәмеңне көтә.
-
“Надежда“ санаторие ял итәргә чакыра
10 июньнән Мамадыш районындагы "Надежда" санаториендә ял итәргә теләге булган, аз керемле, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге балаларның әти-әниләренең Игелек үзәгенә мөрәҗәгать итүләре сорала. Шулай ук балаларын җәйге чорга санаторий-лагерьларга җибәрү буенча да әти-әниләрдән шалтыратулар көтәбез. Игелек үзәге, 6 нчы бүлмә. Телефон: 3-02-80.
-
“Бүләк“ лагере ишекләрен ача
1-7 июнь көннәрендә "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагеренда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен смена эшләячәк. Балаларын лагерьга җибәрү буенча әти-әниләр Игелек үзәге бинасындагы 6 нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар. Тел. 3-02-80.