ЮХИДИ хәбәр итә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбызда 19-23 сентябрь көннәре «Юл хәрәкәте иминлеге атнасы» дип игълан ителде (фото+ видеорепортаж)
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм административ җәза үтәтү инспекторы Чулпан Габидинова бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.
-
Кем уйлаган шулай булыр дип: Райондашыбыз Сәфәрдән Апачка кайтканда машинага бәрелеп үлгән
Көзнең беренче аена керергә өлгермәдек, районыбызда бер-бер артлы ике юл фаҗигасе теркәлде.
-
Ленин проспектында җәяүлене бәрдергән автомобиль йөртүче исерек булган
16 нчы сентябрь, җомга көнне Ленин проспектының район суды янындагы җәяүлеләр кичүендә 1979 нчы елгы ир-егетне Hyundai Genesis маркалы җиңел автомобиль бәрдереп китә.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Актаныш муниципаль район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
-
Аккүз балалар бакчасы һәм мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр узды
Бүген Аккүз балалар бакчасында нәниләр белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган очрашу булды.
-
“Автосессия-2022” бәйгесендә технология техникумы студенты Рифат Миргалимов иң яхшы машина йөртүче булып танылды (фото һәм видеолар)
“Автосессия-2022” конкурсы таныклык алуларына ике ел вакыт узмаган машина йөртүчеләр арасында үткәрелә. Конкурсның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юлда йөрү культуралылыгын арттыру, югары уку һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.
-
Машина йөртүче җәяүлеләр өстенә килеп кергән: бер кеше үлгән
Узган шимбәдә Түбән Каманың Химиклар проспектында үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
-
Бүген Актаныш- Мөслим районара юлында тизлекне тикшерүче электрон камера куелды
Юл хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан районыбызда барлык транспорт чараларының билгеләнгән тизлеген өзлексез тикшереп торуны тәэмин итү системасы файдалануга кертелде.
-
Чаллыда җиңел машина күпердә әйләнеп капланган
Бүген Яр Чаллыда Хәсән Туфан проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте булды. Ике кеше хастаханәгә озатылган.
-
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр юл йөрү кагыйдәләренә багышлап газета чыгардылар
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү максатыннан бу көннәрдә “Игътибар, балалалар!” чарасы уза.
-
“Куркынычсызлык каешы” акциясенә йомгак ясалды
Районыбызда 11 июльдән 11 августка кадәр “Куркынычсызлык каешы” акциясе барды.
-
КАДРЛАРДА ҮЗГӘРЕШ: Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе итеп Ләйсән Мөхәммәтова билгеләнде
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә район ЮХИДИ бүлекчәсенең утырышы узды. Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе итеп Ләйсән Мөхәммәтова билгеләнде.
-
Районыбызның юл иминлеген тәэмин итүчеләр Хөснуллиннар гаиләсенә автокресло тапшырды
Алсу һәм Альберт Хөснуллиннар бүген дүртенче улларын бала тудыру йортыннан алып чыкканда тагын бер зур бүләкле булдылар. Районыбызның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчелеге әлеге гаиләне тәбрик итеп автокресло тапшырды.
-
Евроберкетмә кайчан төзелә?
Юл һәлакәтенә эләктем. Машинага әллә ни зур зыян килмәде, аның каравы ЮХИДИ хезмәткәрләрен берничә сәгать көттек. Авария вакытында инспекторлардан башка евроберкетмә төзергә була икән. Ул кайсы очракта төзелә?
-
Бер авариядә һәлак булган апа белән сеңелне бүген җирләделәр
Бер авариядә һәлак булган апа белән сеңелне җирләделәр.