Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Куркынычсызлык каешы” акциясенә йомгак ясалды

Районыбызда 11 июльдән 11 августка кадәр “Куркынычсызлык каешы” акциясе барды.

                ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев журналистлар белән очрашуда Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, автомобиль йөртүчеләр  куркынычсызлык каешларын эләктермичә йөрергә һәм пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрергә тиеш түгелегенә басым ясады. Әлеге максаттан ЮХИДИ һәм участок вәкилләре тарафыннан даими рәвештә рейдлар үткәрелә, куркынычсызлык каешларын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирларны ачыклау дәвам итә. 

               Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.6 маддәсе нигезендә автомобиль йөртүчеләргә 1 мең сум, 12.29.1 маддәсе нигезендә пассажирларга 500 сум күләмендә штрафлар каралган. 


                 Куркынычсызлык каешы юл һәлакәтләрендә югалтуга һәм кеше сәламәтлегенә зыян салмауда иң нәтиҗәле чара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, куркынычсызлык каешларын куллану үлем куркынычын машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен – 50, арткы утыргыч пассажирлары өчен 25 процентка киметә. Машина ауган вакытта куркынычсызлык каешын эләктерү исән калуны биш тапкырга арттыра.

                   Ренат Шәмсиев райондашларны юл кагыйдәләренә җаваплы карарга чакырды. 

-         Юлларда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә игътибарлы һәм сак булырга, дөрес тизлекне саклап хәрәкәт итәргә кирәклеген аңласак иде. Машинага утырганда куркынычсызлык каешын куллануны үзегезгә мәҗбүри итеп куйсагыз иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев