Тема дня "Газета" рубрикасы буенча яңалыклар
-
АВГУСТ ӨЧЕН КҮЗӘТЕЛМӘГӘН ХӘЛ: Бер атна эчендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр арткан
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа уңыш ашлыгына бәяләр соңгы еллардагыга караганда югарырак булыр дип фаразлыйлар.
-
БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Колын авылында Корбан гаете (+ ФОТОЛАР)
Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.
-
ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!: Актаныш районында төзүчеләр һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)
Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте.
-
БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш районы үз спортчыларын хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актаныш районында быел да Физкультурачылар көне киң масштабта билгеләп үтелде.
-
24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Уңган хуҗа - сыерсыз, сыерлы сыйсыз калмас!
Татар Суыксуында ел эчендә 51 баш сыер юк ителгән булса, Татар Ямалысы да бу нисбәттән “калышмый” – 34 баш минус бирә ул. Актаныш үзе исә 24 сөтбикәгә ярлыланган.
-
БУ МӨҺИМ: Актаныш муниципаль район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышы узды
6 август көнне Актаныш муниципаль район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышы узды. Утырыш эшен Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.
-
НӘТИҖӘ ЯСАП: "Актаныш-информ" янә почта хезмәткәрләрен хөрмәтләде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Күркәм традиция буенча, “Актаныш-информ” ММҮ районыбыздагы почта хезмәткәрләренең тырыш-нәтиҗәле хезмәтен хөрмәтләп, аларга бүләкләр тапшырды.
-
БРИФИНГ КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта Корбан бәйрәмен үткәрү һәм корбан чалу хакында сөйләштеләр
Мөселманнарның көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлашып килә. Быел ул 11 августка туры килә. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без, корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.
-
ДАН СИҢА, АКТАНЫШ ИГЕНЧЕСЕ: Быел да Актаныш комбайнчылары һәм механизаторлары район башлыгының премиясенә дәгъва кыла ала
Актаныш районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларга һәм механизаторларга район башлыгының премияләре тапшырылачак.
-
ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актаныш районы WorldSkills флагын ”Кызыл олау” белән бер көнне каршы алды (+ФОТОЛАР)
WorldSkills флагы эстафетасы бүген Актаныш районында республика этабы кысаларында утыз җиденче тукталышын ясады.
-
ИКМӘК ЯЗМЫШЫ ХӘЛ ИТЕЛГӘН МӘЛ: "Таң" хуҗалыгы кырларыннан моң агыла
Такталачык авыл җирлегенең мәдәният хезмәтткәрләреннән торган агитбригадасы күпләргә үрнәк. Алар беренчеләрдән булып үзләренең хуҗалык уңганнарына матур концерт программасын тәкъдим итеп,таңлыларны яңа җиңүләргә җилкендерде.
-
ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: "Коммунизм"да яшәүче Назыйф ага Хәйруллин 90 яшен каршылады
...Гасырлар чиген күрергә омтылган Назыйф ага Хәйруллин торган йортта сәгать телләре әле алда яшисе гомерләрне саный. Келт-келт, тек-тек! Гомер сәгате туктый күрмәсен берүк!
-
АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫННАН: Гаеп сарыкта түгел, гаеп халыкта
Хөрмәтле райондашлар, хуҗасыз малны урамда йөртү Актанышның административ комиссиясе тарафыннан түгел, ә закон буенча тыелган! Шуңа күрә дә комиссия малларын иректә йөртүче затларга кисәтү ясап кына чикләнми, ә саллы штафлар сала.
-
МАТУР КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП: Актанышта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар дәвам итә (+ ФОТОЛАР)
Шунысы игътибарга лаек, проект гамәлгә кертелгәч, Актаныштагы нәкъ менә шушы ишегалды беренче булып яңарыш кичерәчәк.
-
СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Суга бату, янгын чыгу очракларын киметү өчен битараф булмау шарт!
Гади йорт телефоныннан – 01, кәрәзле телефон аша 101 саннарын җыйсагыз, сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр!