БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш районы үз спортчыларын хөрмәтләде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актаныш районында быел да Физкультурачылар көне киң масштабта билгеләп үтелде.
Ул үзенә һөнәри спортчыларны, физкультураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны җыйды.
10 август көнне оештырылган чара үзәк стадионда бәйрәм рухында башланып китте. Спортсөярләрне, физкультурачыларны бәйрәм уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән нурлыева тәбрик итте.
Бәйрәм кысаларында районда физкультура һәм спортны үстерүгә өлеш керткән райондашларыбыз хөрмәтләнеп, аларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
Актаныш районы Физкультурачылар көненә спортсөярләргә махсус бүләк тә әзерләгән булып чыкты: бу көнне теләге булган һәркемгә ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде.
Бүген күпләр урыннан сикерү, йөгерү, гер күтәрү, отжимание, наклон ясау буенча көчләрен сынады.
Шулай ук үзәк стадионда “Бүләк” лагерында ял итүче 6 төркем футбол уйнады.
Актанышта бүген, чын мәгънәсендә, спорт бәйрәме гөрләде. Үз сәламәтлеген кайгыртучы райондашларыбыз чарада актив катнашып, спорт белән дуслыгын ныгытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев