БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Колын авылында Корбан гаете (+ ФОТОЛАР)
Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.
11 август көнне бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды.
Корбан бәйрәме – җир шарының барлык почмакларында зурлап билгеләп үтелә торган мөселман бәйрәме ул. Корбан – Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү.
Корбан бәйрәме - ул Аллаһыга үзеңнең тугрылыгыңны һәм мәхәббәтеңне мал-мөлкәтеңне корбан китереп белдерү һәм дәлилләү мөмкинлеге.
Районыбызның 40-45 хуҗалыклы Колын авылында гаеткә 70 кеше килде, балаларның да актив катнашуы куанычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев