30 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Актанышта зур хәйрия концерты: Туган яктан -Җиңү хакына (фотолар)
Хәзерге вакыта Ә. Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты бара.
-
Туган яктан -Җиңү хакына: Бүген Актанышта зур хәйрия концерты уза
30 гыйнвар көнне А.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур хәйрия концерты узачак.
-
«Балачак язучыларында кунакта» конкурсында Татар Ямалы мәктәбенең яшь талантлары зур уңышларга иреште
Бүген Минзәлә шәһәрендә «Балачак язучыларында кунакта» әдәби-музыкаль зона конкурсы узды, анда Татар Ямалы төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч һәм 5 сыйныф укучылары үз талантларын күрсәттеләр һәм берничә номинациядә җиңүгә ирештеләр.
-
Актаныш районы җитәкчеләре «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этабында катнаша
29-30 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә «Кече Ватан — Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк этабы уза, ул илнең төрле төбәкләре вәкилләрен төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тота. Әлеге мөһим форумда Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары катнаша.
-
Аеш хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге солдатларны саклау өчен маскировка челтәрләре үрә
Аеш авылында яшәүчеләр күптән түгел махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар ясау өчен өй токмачлары кисеп җибәргәннәр иде. Хәзер бердәм көчнең таулар күчерергә мөмкин икәнлеген аңлаган авыл апалары яңа төрле ярдәм әзерләргә уйладылар. Актаныштагы «Без бергә» фонды волонтерлары белән элемтәгә кереп маскировка челтәрләре үрә торган материаллар алып кайттылар.
-
Ватанны саклаучылар елында Актаныш районында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү активлаша
Актаныш районында Ватанны саклаучылар елында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә шактый активлашу күзәтелә. Хәтта кечкенә саналган авыл халкы да, берләшеп, үз өлешләрен кертергә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итәргә омтыла.
-
Актаныш шахматчылары арасында иң осталар ачыкланачак
Хөрмәтле шахмат осталары! Сезне районыбыз оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында уза торган традицион кышкы спартакиада кысаларында шахмат чемпионатына чакырабыз!
-
Спорт сөючеләрне 11-12 февраль көннәрендә узачак бадминтон чемпионатына чакырабыз!
11-12 февраль көннәрендә Актаныш районында оешма-предприятие һәм учреждениеләр арасында, кышкы спартакиада кысаларында, бадминтон буенча чемпионат узачак!