Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Аеш хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге солдатларны саклау өчен маскировка челтәрләре үрә

Аеш авылында яшәүчеләр күптән түгел махсус хәрби операциядәге якташларыбызга коры ашлар ясау өчен өй токмачлары кисеп җибәргәннәр иде. Хәзер бердәм көчнең таулар күчерергә мөмкин икәнлеген аңлаган авыл апалары яңа төрле ярдәм әзерләргә уйладылар. Актаныштагы «Без бергә» фонды волонтерлары белән элемтәгә кереп маскировка челтәрләре үрә торган материаллар алып кайттылар.

Аеш авыл мәдәният йорты фойесына челтәр үрә торган махсус рамнар корып куерга авыл ир-егетләре булышты. Хатын-кызлар маскировка челтәрләрен әле беренче тапкыр гына ясаса да, эшнең җаен тиз алдылар. Чөнки гомер буе бәйләп, тегеп, чигү чигеп үскән уңган кызлар бит алар. 

Сугышчыларыбыз  көтелмәгән дошман һөҗүме астында, нинди һава торышы булуга карамастан, безне яклыйлар, ә безнең оста куллы халкыбыз аларга челтәрләр ясап ярдәм итә.  Бу егетләребез өчен куркынычсызлык тудырачак, танкларны һәм окопларны капларга ярдәм итәчәк.

Маскировка челтәре белән капланган окопны дошман квадрокоптердан күрми, яшерелгән танклар дошман өчен кар белән капланган калкулыкка әверелә. Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа да карамастан волонтерлар челтәр үрү технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшлиләр. Челтәрнең һәр ячейкасына игелек һәм мәхәббәт хисләре  сеңдерәләр, туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе теләсә нинди бронядан да ышанычлырак, дигән өметтә алар.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Актаныштан махсус хәрби операция зонасына унҗиденче гуманитар ярдәм озатылачак. Аешлылар әлеге вакыйгага кадәр берничә данәдә маскировка челтәре үрергә планлаштыра. 

Ватанны саклау өчен барган яуларда кирәкле җиһазлар арсеналы булу бик мөһим. Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техникалар һәм инженерлык корылмаларын  дошман һөҗүменнән яшерү өчен киң кулланыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев