Туган яктан -Җиңү хакына: Бүген Актанышта зур хәйрия концерты уза
30 гыйнвар көнне А.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен көрәшүче якташларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур хәйрия концерты узачак.
Концертта Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре, шулай ук "Агыйдел"дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясаячак. Моннан тыш, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәбе укучылары да үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр. Программа бай һәм күптөрле, якты номерлар һәм күңелне сөендерә торган чыгышлар вәгъдә итә.
Концерт 19:00 сәгатьтә башлана. Барлык җыелган акчалар хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
Без бергә күбрәк булдыра алабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев