21 ноябрь 2024 яңалыклары
-
1 гыйнвардан пенсияләр арта. Күпмегә?
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре артачак.
-
«Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе укучылары җиңүче һәм призер булдылар
18-21 ноябрь көннәрендә кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.
-
Интеграль дәрестә: Такталачык мәктәбендә табигать фәннәрен кызыклы итеп өйрәнәләр
19 нчы ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә предметара бәйләнеш формалаштыру” темасына география, химия, биология укытучыларының район семинары үткәрелде.
-
Актанышның беренче мәктәбе укучысы «Минем чиксез Россия» төбәкара бәйгесендә призлы урын алды
Гаилә елына багышланган «Минем чиксез Россия» төбәкара бәйгесенең «Гаилә белән үтелгән маршрут» номинациясендә Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбенең 4а класс укучысы Әмирханова Альбина 3 урынга лаек дип табылды, укытучысы Даутова Алсу Камил кызы.
-
Актанышта ут сүнү аркасында су билгеле бер вакытларда гына бирелә
20 ноябрь көнне, ут сүнү сәбәпле, Актаныш авылының су бирү системасына зыян килде.
-
М-7 трассасында машина йөртүченең идарәне югалтуы аркасында 62 яшьлек пассажир һәлак булган
Кичә, 20 ноябрьдә М-7 «Волга» автоюлының 1064 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Актаныш үзәк район хастаханәсендә шартлы янгын сүндерелде
Актаныш үзәк район хастаханәсендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тренировка-өйрәнүләр үткәрделәр. Сценарий буенча кабул итү бүлегенең гардероб бүлмәсендә янгын чыга, ут ялкыны хирургия бүлегенең 3 катына күчкән.
-
Башкортостан табиблары биологик яшьне гади ысул белән ачып булуын әйттеләр
Уфада җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары кешенең биологик яшен билгеләүнең гади ысулын ачтылар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга кабат гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә 2024 елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр өстәмә рәвештә гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
-
Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең шахмат-шашка командасы республика ярышында 2 урынны яулады
15-16 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында шахмат - шашка чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы да катнашты һәм призлы урынга лаек булды.