Башкортостан табиблары биологик яшьне гади ысул белән ачып булуын әйттеләр
Уфада җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары кешенең биологик яшен билгеләүнең гади ысулын ачтылар.
Челән позасында басып торып тигезлекне тота алу, вестибуляр аппарат, мускуллар һәм нерв системасы эшен бәяләп була. Кеше бер аягында никадәр күбрәк басып тора ала, аның биологик яше шулкадәр яшьрәк икән, ул паспорт мәгълүматлары белән туры килмәскә дә мөмкин.
Яшьне билгеләү өчен күзләрне йомып челән кебек бер аякка басарга һәм шунда ук секундомерны кушып җибәрергә кирәк.
- 43 секунд торсагыз- сезнең яшегез 18 дән 39 яшькә кадәр;
- 40 секунд- 40 яшьтән 49 яшькә кадәр;
- 37 секунд- 50 дән 59 яшькә кадәр;
- 30 секунд – 60 тан 69 яшькә кадәр;
- 18-19 секунд- 70тән 79 яшькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев