4 май 2018 яңалыклары
-
Без бүген кунаклар кабул иттек
Укучылар зур кызыксыну белән “Актаныш таңнары” газетасының барлыкка килү этапларын күзәттеләр, радио һәм телевидениедә тапшырулар әзерләнеше белән таныштылар.
-
Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре бүген акция үткәрде
Үзләре дә, балалары да иминлек кагыйдәләрен саклаган юлчыларга “Шапито пегас” циркына билетлар бүләк иттеләр.
-
Аларның балачагын сугыш урлаган (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Актаныш районында 26 Бөек Ватан сугышы ветераны, 624 тыл ветераны, 121 сугыш ветеранының тол хатыны һәм 2444 сугыш чоры баласы гомер кичерә
-
Актанышта дин кардәшләр "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе белән очрашты (+ФОТОЛАР)
Ирек Җиһаншин “Җәмигъ”мәчетенә "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен кием-салым, кирәк-яраклар да тапшырды.
-
Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Җәйге сезонга старт бирүче әлеге эстафетада мәктәп укучылары бик теләп катнашты.
-
Актаныш укучылары "Җиңүне" ясады
Чара 9 май- Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган иде
-
Табигать сыный, игенче сынатмый
Район буенча 11 мең гектарда көзге культураларны тукландыру планлаштырылган булса, бүгенге көнгә шуның 50 процент тирәсе, ягъни 6 мең гектарга якын күләмдәгесен “Туман” агрегатлары, “Амазон” сиптергечләре, берничә хуҗалык чәчкечләр ярдәмендә тукландырдык.
-
Актанышта Җиңү көне уңаеннан чаралар планы
Районда сугыш һәм тыл ветераннарын, тол калган хатын-кызларны хөрмәтләү дәвам итә
-
Райондашыбыз Лилия Мостафина хөрмәтләнде
Райондашыбызга “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде