Актанышта Фирая Солтанова-Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Җәйге сезонга старт бирүче әлеге эстафетада мәктәп укучылары бик теләп катнашты.
Бүген, 4 май көнне, Актанышта җәйге спорт сезонын ачу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика буенча эстафета булып узды.
Күркәм традициягә әверелгән әлеге чарага район җирлегендәге мәктәпләр, гадәттәгечә, бик теләп катнашты.
Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев