Райондашыбызга карата хөкем карары чыкты: Әлеге граждан машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
17 гыйнвар көнне РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Ханнанов Илнар Илнур улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актанышның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин И. И. Ханнанов административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 1 (бер) ел да 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев