25 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Пучы халык театры артистларын тамашачы алкышларга күмде
Театр –күңелдә дәрт уятыр. Әйе, күңелләргә дәрт,сәхнәләргә ямь өстәп авыл һәм район сәхнәләрендә театр айлыгы гөрли. Быел да халык театрлары арасыннан Пучы халык театры беренче булып район сәхнәсендә зур сынау тотты.
-
Лазер, ультразвук, магниты: точная диагностика нефтяных резервуаров
Зона ответственности АО «Транснефть – Прикамье» охватывает более шести с половиной тысяч километров трубопроводов.
-
Актанышның яшь футболчылары республикакүләм ярышта икенче урынны яулады
Актаныш спорт мәктәбенең 2013 елгы яшь футболчылары Аксубайда узган мини-футбол буенча Татарстан беренчелегендә 2 урынны яулады.
-
Пучы авыл җирлеге 2022 елга йомгак ясады: Нәтиҗәсе- канәгатьләнерлек
Пучы- Актаныш районының капкасы, йөзек кашы булган җирлек. 2020 елда Пучы җирлегендә- Әнәк авылында якташыбыз, Татарстанның Беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашында әлеге шәхескә бюст куелу, «Бабай утары» комплекс-паркы ачылу тантаналары узганнан соң бу төбәкнең абруе тагы да артты, даны әлллә кайларга таралды. Бу, бер яктан җирлек халкы өчен зур горурлык, икенче яктан караганда, зур җаваплылык.
-
Райондашыбызга карата хөкем карары чыкты: Әлеге граждан машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде
17 гыйнвар көнне РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Ханнанов Илнар Илнур улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
-
Районыбызның физика укытучылары Лениногорск муниципаль районында узган семинарда катнашты
2023 елның 23 гыйнварында Лениногорск муниципаль районының «В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә «Укучыларның компетенцияләрен үстерү чарасы буларак интеграцияләнгән дәрес» дигән темага республика семинары булып узды.