Хәйрия
-
Инвалид райондашыбызның йортына иганәчеләр ярдәме белән газ кертәләр
Иске Кормаш җирлегендә яшәүче, тумыштан инвалид Галиева Сәлимә апага бүген газ тоташтыру эшләре бара.
-
Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре Актаныш балаларына күңелле ял бүләк итте
Актаныш районының Әрмән җәмәгатьчелеге вәкилләре, эшмәкәр Авдалян Алик Нодарикович һәм «Игелек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районыбыз балалары өчен бик матур бәйрәм оештырды.
-
Мәктәпкә әзерләнергә булышыйк: Актанышта 111 укучы ярдәмгә мохтаҗ
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» Республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш муниципаль районында 16 нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү.
-
Футбол чемпионатында бергәләп җиңдек
Әлеге рәхмәт хисләре тулы хәбәрне безгә Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин юллады.
-
Яңа Кормаш мәктәбе укучыларына Илдар Халиков ярдәме белән алынган мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр
2023-2024 нче уку елында Яңа Кормаш мәктәбендә 4 бала белем алачак. Аларның икесе икенче, икесе дүртенче сыйныфка бара. Бүген аларның һәрберсенә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында авылдашлары Илдар Халиков юллаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Яңа Кормаш балаларына иганәчеләребез мәктәпкә әзерләнергә булыша
Республикабызда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе старт алды.
-
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланды
Актаныш мунципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр белән уздырган чираттагы киңәшмәдә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кайгыртырга кирәклеген әйтте. Чыннан да дөньяларыбыз мул тоелса да, өстәлендә ипи һәм сөт кенә булган гаиләләр дә юк түгел. Ә баланы мәктәпкә әзерләргә бәяләр көннән-көн арткан заманда саллы гына суммаларны чыгарып салырга кирәк.
-
Фирая Солтанова-Жданова хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның гаиләсенә ярдәм күрсәтте
Физкультурачылар көнен туган ягы Актанышта каршылаган халыкара марафоннар һәм ярыммарафоннар җиңүчесе һәм призеры Фирая Солтанова-Жданова якташларына истәлекле бүләкләр алып кайткан. Фирая Рифкать кызы берочтан хәйрия ярдәме дә күрсәтте.
-
87 яшьлек Әдибә апа корбан чалдырып итен Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына тапшырды
Иске Кормаш авыл җирлегенең Кыркаентүбә авылында яшәүче Ак әби — 87 яшьлек Кәшбиева Әдибә махсус хәрби операциягә киткән туганы, авылдашы, күршесе Гәрәев Илнар Фәрит улының исән- имин кайтуын, сугышларның тизрәк тәммамлануын теләп, изге теләкләр багышлап корбан чалдырды.
-
Өлкәннәрне һәм изге күңеллеләрне сөендердек
Матур, хәерле гамәлләр турында хатлар, яңалыклар безгә еш килә. Әлегесен безгә Нәфисә ханым Шәвалиева җибәргән.
-
«Әнәк агрофирмасы»ның еллык хисап җыенында җиңүләргә ирешкән спортчы укучыларны бүләкләделәр
11 февраль көнне «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖнең еллык хисап тоту җыелышы уздырылды.
-
Хәрбиләребезгә ярдәмгә
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”... Бу сүз-гыйбарә күптән инде халык телендә кулланыла. Ә инде сентябрь аенда, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ул бөтенләй икенче төрле, үзенчәлекле төсмер белән яңгыраш алды һәм районыбызда яшәүче ил, яудагы якташлар язмышына битараф кала алмаган райондашлар өчен көнүзәккә әверелде.
-
«Актаныш» агрофирмасы осталары ясаган калай мичләр хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак
Мобилизацияләгән райондашларыбызга ярдәм дәвам итә. «Актаныш» Агрофирмасы» ҖЧҖ егетләре күңел җылысын кушып хәрби хәрәкәттәгеләргә калай мичләр ясады.
-
Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм дәвам итә
Узган ялларда Аеш, Такталачык һәм Яңа Әлем җирлегендә яшәүче 7 гаиләгә утын кайтарылды.
-
Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциядә катнашкан 103 райондашыбызның гаиләләренә ярдәм дәвам итә
2022 ел илебез тарихы өчен хәлиткеч елларның берсе булды. Ватаныбызның бердәмлеген саклап калу максатыннан Украина территориясендә махсус хәрби операция башланды.