Хәйрия
-
Актаныш, Татар Суыксуы, Казкәй, Тыңламастан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә утын илтү оештырылды
Районыбыздан өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә төрлечә ярдәм күрсәтелә.
-
Районыбыз эшмәкәрләре мобилизацияләнгәннәргә утын әзерләүдә матди ярдәм күрсәтә
Мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм дәвам итә. Хәзерге вакытта ихтыяҗлары булганнарга утын кайтарту оештырыла.
-
Актанышның игелекле уллары мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә утын илтте (фото һәм видео)
Мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәтү районыбызда системалы төс алды. Бүген Актанышыбызның игелекле кешеләре гаилә башлыкларын, улларын озатканнарга утын алып кайтып бирделәр.
-
Ленар Зарипов чыршы бәйрәме уздыруда хәйрия ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтен белдерде
Быелгы районкүләм чыршы бәйрәмнәре янына тагын берәү өстәлде.
-
ТЕЛӘКЛӘР ЧЫРШЫСЫ: Район башлыгы Ленар Зарипов игезәкләр Илһам белән Ислам Гыйльметдиновларга планшетлар бүләк итте
Илһам белән Ислам Гыйльметдиновлар «Теләкләр чыршысы» акциясенә катнашырга уйлыйлар- күңел түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен хатка язалар.
-
ИГЕЛЕК МАРАФОНЫ-2022: Сәламәтлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 2 377 092, 68 сум акча җыелды
Бүген районыбызда 23нче тапкыр «Игелек марафоны» узды.
-
«Актаныш-информ»да туры эфир: Бүген районыбызда 23 нче тапкыр «Игелек марафоны» уза
Актаныш районында элек-электән миһербанлы, кешелекле, кечелекле халык яши. Райондашларыбыз менә егерме өченче тапкыр мөмкинлекләре чикле авылдашларны аякка бастыру, дәвалау, авыр хәлдәгеләрнең хәлләрен җиңеләйтү, гомерен озайту максаты белән «Игелек марафоны»на үз өлешләрен кертә.
-
Мәрхәмәтле райондашлар көче белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә утын кайтарылды
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм итү, аларны кайгырту эшенә бик күпләр үзләре теләп кушыла.
-
Бүген «Яшьлек»тә «Киек каз юллары» хәйрия концертының унберенчесе узды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Киек каз юллары» хәйрия концертының унберенчесе тәкъдим ителде.
-
Сәламәтлекләре чикле булса да башкаларны кайгырталар: Иске Сәфәрдә яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итә
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүче райондашларга Иске Сәфәр авылы халкы беренчеләрдән ярдәм итүгә кушылды. Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә авыл хатын-кызлары төрле түгәрәкләргә даими йөреп тора. Беркөнне уйлашалар да бергәләп китапханә залында йон оек бәйләүне оештырып җибәрәләр. Җепләр беткәч, өйдәге сарык йонын алып килеп язалар, эрлиләр. Электән бәйләмнән аерылмаган апа-әбиләр аеруча тырыша. Бүген дә районда узган инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган кичәне кул эшләреннән аерылмыйча карап, тыңлап, җырларга кушылып утырдылар.
-
«БлагоДарение» фонды волонтерлары сәламәтлекләре чикле өлкәнебезгә утын ярып бирде (фоторепортаж)
«БлагоДарение» хәйрия фондының Актаныш районындагы волонтерлары бүген авылдашыбыз Дөлфара Хөсәеновага зур ярдәм күрсәтте. Укучылар Дөлфара апаның ихатасындагы юан-юан бүкәннәрне ярып- өеп куйдылар.
-
Бүген балалар иҗат үзәгендә «Ярдәм кулын сузыйк» игелек ярминкәсе узды
«Балалар иҗат үзәге»ндә Инвалидлар декадасы кысаларында «Ярдәм кулын сузыйк!» дип исемләнгән хәйрия ярминкәсе оештырылды.
-
Бүген, 5 декабрь- Халыкара волонтерлар көне
5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.
-
Кышны яңартылган өйдә каршылаучы инвалид Флүсә Гаффанова: «Башак» җитәкчесенә рәхмәт!
Районыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шактый. Алар яшәгән йортлар тирәсеннән үтеп -сүтеп йөрсәк тә эчендә нинди гамь белән яшәгәннәрен кайчак бөтенләй белмибез, я белеп тә тә игътибарга алмыйбыз. Яңа Әлем авылында яшәүче 2 нче төркем инвалид Флүсә Гаффанова быелгы кышка яңарган, төзекләндерелгән йортында кыш чыгачак.
-
«Дәниф абыйны күреп күземнән яшьләр килде»: Якташыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк!
Эстраданың танылган җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. Бу хакта аның якын дусты, җырчы, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. «Күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк», - ди ул.