Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Язган сүз калыр илгә...” (“Җирлегебез көзгесе” дип аталган яңа китап турында фикерләр)

Әйткән сүз очар җилгә, язган сүз калыр илгә, ди халык мәкале. Заман белән бергә атларга тырышып, күпләр компьютер, Интернет дөньясында, виртуаль киңлекләрдә "яшәсә дә", шөкер, тузга язылган сүзләргә, галиҗәнап китапка урын бар әле. Кемдер алтын-көмеш, кемдер доллар, евро җыя, ә минем үземдә - китап чире. Килешәсездер: китапларның төрлесе очрый -...

Әйткән сүз очар җилгә, язган сүз калыр илгә, ди халык мәкале. Заман белән бергә атларга тырышып, күпләр компьютер, Интернет дөньясында, виртуаль киңлекләрдә "яшәсә дә", шөкер, тузга язылган сүзләргә, галиҗәнап китапка урын бар әле.
Кемдер алтын-көмеш, кемдер доллар, евро җыя, ә минем үземдә - китап чире. Килешәсездер: китапларның төрлесе очрый - бер-ике ай эчендә язылып, ялтыр-йолтыр төсләрдә бизәлеп, инде "тып" итеп укучы хозурына килеп ирешкәннәре дә; айлар дәвамында гына түгел, еллар буе йокысыз төннәрне, гаҗәеп күп хезмәтне, тырышлыкны, эзләнүләрне таләп иткәннәре дә бар.
"Җирлегебез көзгесе" дигән китап кулыма килеп кергәч, шул бизмәннең икенче тәлинкәсе күпкә саллырак булып өстенлек алды. Никадәр көч куелган, салам эскертеннән энә эзләгәндәй, никадәр күз нуры түгелгән! Үземнең туган ягым, якташларым - Актаныш районы, аның иҗади көчләре турында булгангамы, тарихи ядкарьләрне күз алдына китереп бастыргангамы, ихласлык һәм җан җылысы белән сугарылгангамы - аерата якын тоелды бу китап.
Авторы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР, Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, районыбызның мөхтәрәм кешесе - Йосыф абый Хуҗин.
Әлеге китап, исеме җисеменә туры килеп, чын мәгънәсендә тарихи бер көзге дип аталырга хаклы: безнең җирлектә матбугат чараларының барлыкка килүе авыллар тарихы, чор сулышы, шәхесләр язмышы белән бербөтен булып үрелеп бара, бай мәгълүматны тыгыз һәм җыйнак итеп чагылдыруы белән игътибарны җәлеп итә.
Утыз өченче еллар, сугыш вакыты, аннан соңгы авыр еллар - шул заман газеталарыннан китерелгән өзекләрне укыганда, сүзләр пәрдәсе артыннан чор фаҗигасе үрелеп карый кебек. "Мин, Чирү авылы комсомолкасы Закирова Зәйнәп, сыерсыз колхозчы Закиров Галимәрдәнгә үземнең бозавымны биреп, аны сыерлы иттем..." ("Колхоз ударнигы", 1933 ел, 16 ноябрь). "Урал" колхозының эшчеләре Миңлеямал Гайсина һәм Сания Ситдыйкова иптәшләр, сыер савып, фермадагы эшләрне бетергәннән соң, һәр көн кул белән урак уралар...". (1943 ел, 27 август). Бу оптимистик җөмләләр артына ачлыктан, ялангачлыктан тилмергән нарасыйларның, аналарның күпме күз яше сыенгандыр...
Рәсми мәгълүматлар белән, күңел кылларын тибрәтә торган очеркларның, шигырьләрнең дә янәшә баруы сокландыра. Кайберләре җанны тетрәндереп ала. Мәсәлән, утызынчы еллар ахырында район газетасы мөхәррире булган Фазулла Заһидуллин турындагы язманы салкын кан белән генә укып та булмый. Авыру хәлендә хастаханәгә озатылган, "үлде" дип, мәетләр арасына чыгарып ташланган ир; моргта эшләгән авылдашының, аның тере икәнлеген аңлап, коткарып калуы; иренең гәүдәсен эзләп йөргән хатыны Нурҗиһан апа - болар барысы тормыш чынбарлыгын чагылдыра.
Иҗат кешесенең кайсын гына алып карама - аның беренче сукмаклары мәктәп һәм район газетасында башлана. Йосыф абый искиткеч бер үҗәтлек һәм сабырлык белән Актаныш районындагы һәр иҗатчыны - бакыйлыкка күчкәннәрен дә, бүген әдәбият мәйданында булганнарын да, төрле төбәкләргә таралган журналистларны да, хәзерге көндә район мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүчеләрне дә, әдәби берләшмә әгъзаларын да, хәбәрчеләрнең олысын-кечесен дә берәмләп барлаган, беркемне күз уңыннан төшереп калдырмаган. Әз генә арттырып әйткәндә, бер гасырга якын юл үткән матбугат тарихын укучыга җиткерер өчен архивларда күпме вакыт үткәргәнен үзе генә беләдер...
Сүз дә юк, китапка материаллар туплауда башкаларның да саллы өлеше кергән. Мәгълүмат чаралары һәм әдәби берләшмәнең тарихын чагылдыруны күздә тоткан, "Җирлегебез көзгесе" дип аталган әлеге китап уртак максат, уртак тырышлык нәтиҗәсендә укучылар өчен затлы бер бүләккә әйләнгән дә инде. Шушы олы хезмәтләре өчен якташларыма ихлас рәхмәт. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Китапта исә - гыйбрәтле үткәннәр, тук тормышлы бүгенгебез һәм тузга язылган сүзләрнең асыл мәгънәсе...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев