14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
“Язган сүз калыр илгә...” (“Җирлегебез көзгесе” дип аталган яңа китап турында фикерләр)
Әйткән сүз очар җилгә, язган сүз калыр илгә, ди халык мәкале. Заман белән бергә атларга тырышып, күпләр компьютер, Интернет дөньясында, виртуаль киңлекләрдә "яшәсә дә", шөкер, тузга язылган сүзләргә, галиҗәнап китапка урын бар әле. Кемдер алтын-көмеш, кемдер доллар, евро җыя, ә минем үземдә - китап чире. Килешәсездер: китапларның төрлесе очрый -...
-
Үз туган көнендә КАМАЗ астында үлгән
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан. Үз туган көнен бәйрәм итүче хатын-кыз юл аша чыкканда ялгыш таеп егылган, тик торырга җитешми калган. Узып баручы йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, КАМАЗ арткы тәгәрмәчләре белән хатын аша чыккан. Кызганычка каршы, табиблар аны коткарырга җитешмәгән. Күпсанлы җәрәхәтләрдән хатын җан биргән....
-
Райондашыбызга - 95 яшь
Иске Солтангол авылында гомер итүче тыл ветераны Димиева Гөлбүләк Шагишәрип кызы 2015 елның 13 ноябрь көнендә 95 яшьлек юбилеен билгели. РФ Президенты Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев котлады. Шулай ук Гөлбүләк Димиеваны зур бәйрәме белән котларга "Тамыр" хуҗалыгы...
-
Бушка 10 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Чаллы шәһәрендә урнашкан "Радуга" шифаханәсенә 23 ноябрьдән 10 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтырату кирәк.
-
Актанышта - буккроссинг
Район үзәк китапханәсе беренче тапкыр "Буккросинг", ягъни "Тере китап киштәсе" уздыра. Монда шәхси китапханәгездә үзегезгә кирәк булмаган китапларыгызны бүләк итә һәм бирегә куелган, ошаган китапларны үзегезгә алып китә аласыз. "Буккросинг" - "Тере китап киштәсе"н ачу чарасы 18 ноябрь 13 сәгатьтә була. Рәхим итегез!