Актаныш районы тег белән яңалыклар
-
ДУЛКЫННАРЫБЫЗДА:Алмагачны ничек утыртырга?
Бүген, "Болгар" радиосындагы Актанышның көндезге радиотапшыруында "Бакчачы почмагы" сәхифәсендә әнә шул хакта сүз алып барылачак. Районыбызның һәвәскәр бакчачысы Дания ханым Сәетзадина тәҗрибә уртаклашачак.
-
Кыярның иң уңышлы сортлары нинди?
Үз битегезгә саклап куегыз, иптәшләр!
-
ҺАВА ТОРЫШЫ: 27 апрель
Аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил.
-
"Каенкай"лылар - "Әниләр һәм бәбиләр" рольләрендә(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Театр язына әверелгән театр айлыгы яңа талантларны ачыклый, иҗади казанышларга ирешергә ярдәм итә, актерларның башкару осталыгын арттыра. Кичә без Актаныш педагогларының, мәгариф хезмәткәрләренең талантлылыгына тагы бер мәртәбә инандык. Афәриннәр!
-
АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫНДА:Тукайның нурлы иҗатына багышлап!(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бүген районыбызда татар халкының бөек һәм даһи улы Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган чаралар мулдан булды.
-
КРЕМ БӘЛАСЕ
Кызымны Казанга озатырга автовокзалга баргач очраттым мин күптәнге бер танышымны. Ул да авылдан зур сумка күтәреп килгән иде.
-
ВАКАНСИЯЛӘР:Актаныш икмәк комбинаты эшкә чакыра!
Актаныш икмәк комбинатына газ миче операторлары, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла.
-
"Туган як"та - Тукайга багышланган күркәм чара!
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан Актаныш районы “Туган як” музеенда “Тәрбияле бала – бәхетле бала” дип исемләнгән чара узды.
-
Район башлыгы призына көрәш ярышы
Район башлыгы призына көрәш ярышы
-
Бүгенге матур бәйрәмнәр уңаеннан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикнамәсе
26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә.
-
Билгеле һәм билгесез Тукай
Шагыйрь турында яңа фактлар.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 26 апрель!
Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, иптәшләр! Матур язлар дөньяларыбызга - иминлек, күңелләргә - тынычлык, йөрәкләргә сөю-сәгадәт бүләк итсен. Исәнлек-саулык сезгә!
-
РАЙОН СУЛЫШЫ:Без Тукайлы гасырлардан-гысырга!
Бүген илебез буенча гына түгел, хәтта бөтен дөнья киңлегендә милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чараларга, әдәби-мәдәни кичәләргә әзерлек бара.
-
Кызым - назлы гөлем!
25 апрель - Халыкара кызлар көне. Ир бала туса өйгә бер фәрештә, кыз туса, җитмеш фәрештә иңә, диләр. Малай тугач дан, кыз балага бәхет теләргә кирәк, диләр. Хәер, болар бер-берсенә челтәр кебек үрелеп баралар. Балаларның сәламәт, тәүфиклы, мәрхәмәтле булып үсүләре ана өчен иң зур шатлык.
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Тукайга багышлап интеллектуаль уен!
Бу язда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан, Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды.