Актаныш районы тег белән яңалыклар
-
“Ак инеш”леләрне хөрмәтләделәр(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Күктәге йолдызларны да хәтта көнләштереп районыбызның сәнгать һәм мәдәният күгендә балкый әлеге ансамбль! Уңышлары–горурланырлык! Ел дәвамында төрле район, республика, төбәкара, халыкара конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулаганнар алар.
-
Бакча җиләген бүгеннән кайгыртыйк!
Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.
-
Йөкле булуын беркем белмәгән
Яшь хатын 2021 елның көзендә игезәк бәбиләр тапкан.
-
Әти йөрәге – таудан өлкән!
Халкыбызда “гаилә–тормыш нигезе, балалар–көзгесе” дип халык юкка гына әйтмиләр шул. Чираттагы Актаныш районы Әтиләр советы утырышы Такталачык авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Монда балалар тәрбияләү һәм әлеге процесста гаилә башлыкларының роле турында җитди сөйләшү булды. Хәзерге вакытта барлык авыл җирлекләрендә мондый берлекләр популярлаша. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.
-
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, - ди халык!
30 апрель - 3 май ял көннәрендә, Актаныш җирлегенең зиратларында җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла.
-
"Бер күрешү - үзе бер гомер"гә рәхим итегез!
8 май көнне "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Бер күрешү - үзе бер гомер" исемле бик шәп концерт тамашасы тәкъдим итәчәк.
-
Чәчегез коеламы? Якыннарыгызга үпкә саклыйсыз, димәк...
Ә тешләрегез авыртса, тормышка “тешегез үтми”, димәк. Психотерапевт һәм психосоматика белгече Куралай Нуркадилова стрессның кеше организмына ничек йогынты ясавын ачыклаган.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 28 апрель!
Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, райондашлар! Бу иртә hәркемгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт hәм бәрәкәт китерсен. Тазалык-саулык, бәхет-шатлык, озын гомерләр, жан тынычлыгы алып килсен!
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Иске Кормашта милләтпәрвәрлек хисе көчле!
Иске Кормаш мәктәбендә кичә көне буе бәйрәм рухы булды: балаларны Тукай җырлары каршы алды. Бу хакта безгә хәбәрне Әдилә Мәрданова юллаган.
-
ЯМЬЛЕ ЯЗГЫ КИЧТӘ: 2нче мәктәптән - "Баш куям тезләреңә"(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Театр сәнгатен сөюче галиҗәнап тамашачылар инде берничә ай дәвамында берсеннән-берсе уңышлырак спектакльләр карый. Бүген Актаныш 2нче урта мәктәбе коллективы танылган якташыбыз, күренекле каләм остасы Айгөл ханым Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" драмасын тәкъдим итте. Актаныш муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева тамашадан соң фикерләрен җиткерде.
-
Ничек кызым кияүдән урап кайтты
Кызым минем иң якын ахирәтемнең улына гашыйк булган.
-
Ашлама зыянлы диләр...
Мин күптән инде мал асрамыйм, шуңа тирес тә юк... Сорау: Бакчага ашлама кертү зыянлы, тирес кертү дә җитә диләр. Бу дөресме? Мин күптән инде мал асрамыйм, шуңа тирес тә юк. Ә кибеттән теләсә нинди ашлама сатып алып була...
-
Җиләк утыртырга соң түгелме әле?
Айның икенче яртысында бакча җиләген утырту өчен түтәл әзерли башлыйлар.
-
15 яшьлек үсмер машина урлап киткән һәм фурага бәрелгән
Җиңел машина каршы як полосага кисәк кенә чыга, шуңа күрә водитель фураны туктата алмый...
-
Пучыда - "Карга боткасы"
Борынгы заманнардан ук татар халкында язны кара каргалар алып килә, дигән ышану булган. Татар халкының милли йолаларын истә тоту максатыннан без дә Пучы “Сандугач” балалар бакчасының уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Карга боткасы” бәйрәменә йомырка, ярмалар җыярга чыктык. Балаларга йоласы нык ошады.