Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген районыбыз яшьләре «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарында көчләрен сыный (фотолар)

Бүген районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарында көчләрен сыный. Гомуми белем бирү мәктәпләре командаларында 10 егет һәм дүрт кыз, ә төп белем бирү мәктәпләренекендә 7 егет һәм өч кыз күптөрле спорт күнегүләрен вакытка һәм сыйфатлы башкаруларын күрсәтте.

           "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннарын ачу тантаналы төстә Баян Дәүләтов исемендәге стадионда башланып китте. Район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев укучыларны әлеге мөһим бәйгедә катнашулары уңаеннан котлап уңышлар теләде. Ярышлар тәртибе белән таныштырды. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, чик сакчылары ветераннары җәмәгать оешмасы штабы җитәкчесе Рузил Нәфыйков, Татар Ямалысы авылыннан иң актив ветеран чик сакчысы Денис Хәсәнов шулай ук укучыларны кайнар сәламләделәр, киләчәктә илебезнең патриотлары булып, Туган илебезнең матурлыгын, байлыгын саклап яшәргә чакырдылар. 

          "Аҗаган" уеннары берьюлы берничә урында оештырылды. Турникта тартылу, идәннән этелү кебек ГТО нормативларын һәм автомат сүтеп-җыю кебек мөһим әзерлекне стадионның тренажер мәйданчыгында бәяләделәр. Стройда йөрү стадион каршындагы мәйданда оештырылды. Кадет-интернат мәктәбе директорының патриотик тәрбия бирү буенча урынбасары Дамир Фәрухшин укучыларның "Аҗаган"га ныклы әзерлек белән килүен әйтте. 

- Укучыларның җиңәселәре килүе сизелеп тора. Әзерлек көчле. Киемнәре, үз-үзен тотышлары хәрби-патриотик кысаларга туры киләме- барысын да исәпкә алабыз. укучыларга уңышлар телим,- диде Дамир Мирзанур улы. 

          Укучыларның төз ата белүләре Актанышның беренче санлы мәктәбе тирында тикшерелде. "Дулкын" бассейнында исә вакытка йөзеп чыдамлыклары сыналды. Барлык ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр ачыкланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев