18 апрель 2023 яңалыклары
-
Янгын сагы хезмәткәрләре Уразай һәм Такталачык авылы халкы белән профилактик әңгәмә үткәрде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән агымдагы елның 17 апрелдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим чоры кертелде. Бу чорда үлән, чүп яндыру, учак ягу катгый тыела. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов белән 103 янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин районыбызда куркыныч хәлләргә юл куймау, халыкны янгынга каршы кертелгән режим турында хәбәрдар итү максатыннан профилактик рейдка чыкты. - янгын сагы хезмәткәрләрен
-
Уразай мәктәбендә: Авиамодельләштерү конкурслары укучыларда хәрби машиналарга карата кызыксыну уятты
Уразай мәктәбе укучылары технология дәресләрен көтеп ала. Соңгы елларда техник модельләштерү түгәрәкләре эшли башлагач мәктәпнең иң теге башындагы кабинетның ишеге бер дә ябылып тормый. Үзләре ясаган самолетлар, судноларны я очыртып, я суда йөздереп карыйлар да бер-берсенеке белән чагыштыралар. Җитешмәгән якларын ачыклап төзәтәләр, камилләштерәләр.
-
В кругу единомышленников
На днях в Казанском Кремле инженеру АО «Транснефть – Прикамье» Альберту Минееву была вручена благодарность Президента Российской Федерации.
-
Актанышның беренче мәктәбеннән «Беренчеләр» хәрәкәтендә катнашучылар герой пионерлар турында сөйләде
Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары район делегациясе составында Казанда «Беренчеләр» хәрәкәте чараларында катнашып кайттылар. Яңалыклар белән танышу, спикерлардан алган дәрт-дәрман «Сердәш» балалар яшүсмерләр клубы әгъзаларын активлаштырып җибәрде.
-
Аккүз мәктәбе укучысының эше «Ватанга хезмәт итәм» республика проектлар конкурсында II урынга лаек булды
15 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының 78 нче «Фарватер» лицее базасында «Ватанга хезмәт итәм» Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары һәм педагогларының XII ачык республика проектлары конкурсы узды.
-
Бүген районыбыз яшьләре «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарында көчләрен сыный (фотолар)
Бүген районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарында көчләрен сыный. Гомуми белем бирү мәктәпләре командаларында 10 егет һәм дүрт кыз, ә төп белем бирү мәктәпләренекендә 7 егет һәм өч кыз күптөрле спорт күнегүләрен вакытка һәм сыйфатлы башкаруларын күрсәтте.
-
«Актаныш таңнары» газетасына бу көннәрдә ташламалы язылу бара
«Актаныш таңнары» газетасына 1 апрельдән 2023 нче елның яртыеллыгы өчен язылу башланды. Оныткан булсагыз, исегезгә төшерәбез, 20 апрельгә кадәр генә газетабызга ташламалы язылу игълан ителде.
-
Райондашыбыз Ләйсән Әминованың «Яратам! Бетте-китте!» комедиясен Кәрим Тинчурин театры сәхнәләштерде
13 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры райондашыбыз Ләйсән Әминованың «Яратам! Бетте-китте!» җырлы-биюле комедиясен сәхнәләштерде.