Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда театр айлыгы дәвам итә (фоторепортаж)
Бүген чираттагы коллектив район мәдәният сараенда театр айлыгы кысаларында үз чыгышларын тәкъдим итте.
-
"Әлфия"без туган ягына кайтты: "Агыйдел" сәхнәсендә әлеге спектакль ике сеанста тәкъдим ителде
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле филармониясе сәхнәсе бүген башкала артистларын кабул итте.
-
"Әлфия"не куючы курчак театры артистлары Актаныш базарында нишләп йөргән?
Бүген Актанышта Әлфия апабыз кунакта. Дөресрәге, бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова хөрмәтенә Татар дәүләт "Әкият" курчак театры артистлары "Әлфия" исемле спектакль алып килде. Әсәрнең авторы да, куючы режиссеры да талантлы драматург Илгиз Зәйниев.
-
Актанышның яшь йолдызлары «Созвездие-Йолдызлык" балкышында
Бүген районыбызның яшь йолдызлары «Созвездие-Йолдызлык» XXII фестиваленең суперфиналы II турында чыгыш ясый.
-
ТЕАТР АЙЛЫГЫ ДӘВАМ ИТӘ: "Кояшкай" тәрбиячеләре "Алты кызга бер кияү" спектаклен күрсәтте
Бүген "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы театр айлыгы кысаларында тамашачыларга "Алты кызга бер кияү" спектаклен күрсәтте.
-
Лилия Гыйбадуллина: Мине китап тәрбияләде
Лилия Гыйбадуллина исеме татар әдәбиятын, татар газета-журналларын укучы өчен яхшы таныш. Үзебезнең Актаныш районындагы иҗат фестивальләрендә җиңү яулап, татар әдәбияты мәйданына матур адымнар белән килеп кергән Лилиябез хәзер инде танылган, фәлсәфи шигырьләре белән җәмәгатьчелекне уятучы киң колачлы шагыйрә, ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган быелгы ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңүче горурлыгыбыз. Быел Лилия Гыйбадуллина әлеге уңышлары өчен Чаллы шәһәренең “Ел язучысы” исеменә лаек булды.
-
Бүген Такталачыкта авылның горурлыгы, шагыйрә, язучы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу уза
"Талантларга бай син туган җирем!" исеме астында үтә торган бәйрәмдә район, республикакүләм билгеле язучы, шагыйрьләр, Лилиянең укытучылары, остазлары, мәктәп укучылары катнаша.
-
Китапханәләр бүген популярмы?
«Китап‒юл күрсәтүче йолдызым” Габдулла Тукай.
-
ЯЛ КИЧЕНДӘ: Богадыда “Уйнагыз гармуннар моңлы көйләрне!" бәйрәме узды
«Уйнагыз гармуннар моңлы көйләрне!"- Богады мәдәният йортында әнә шулай дип аталаган бик матур эчтәлекле, җырлы-моңлы кичә узды.
-
Иске Кормаш халык театры Җәлил поселогы халкына "Сагынган чакларымда" спектаклен күрсәтте
Кичә, 8 нче апрель көнне, Иске Кормаш халык театры коллективы А.Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" драмасы белән Сарман районының Җәлил шәһәрендә сәхнә тотты.
-
Бар көлүдә тылсым хикмәте: Үзәк китапханә техникум студентлары белән күңелле чара үткәрде (фоторепортаж)
"Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Көлүдә бөтен тылсым" исемле чара оештырды.
-
"Әтәчкәй"нең "Кыю кызлар"ы район оешмаларының театр фестивален ачты
Районыбызның сәнгатькә гашыйк, сәләтле хезмәтчәннәре сәхнә тотуда танылган артистлардан кимен куймый. Әле кичә генә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Гомуми үсеш бирүче №4 балалар бакчасы» классик язучыбыз Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" комедиясен тәкъдим итте. Шулай итеп тәрбиячеләр район оешма-предприятиеләренең театр айлыгын башлап җибәрде.
-
Үзәк китапаханә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуына карата “Тукайга хат” дип исемләнгән бәйге игълан итә
Бәйгедә 14 яше тулган һәркем катнаша ала.Хатлар кулдан, хаталарсыз, мавыктыргыч, кызыклы итеп язылырга тиеш(шигъри формада да булырга мөмкин).
-
Оешма-предприятиеләрнең театр айлыгын 4 балалар бакчасы коллективы башлап җибәрде
Актанышның 4 балалар бакчасы тәрбиячеләре, техник хезмәткәрләр Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" комедиясен сәхнәләштерде.
-
Якташыбыз, режиссер Алмаз Нургалиевның "Җиде утрау арасында" фильмы 21 апрельдә Актанышта күрсәтеләчәк
XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә, якташыбыз, режиссер Алмаз Нургалиевның "Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә җиңү яулаган "Җиде утрау арасында" фильмын тиздән актанышлылар да күрә алачак.