Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Тукайга багышлап интеллектуаль уен!
Бу язда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан, Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды.
-
"Ак инеш" ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина: Татар биюен иң оста биючеләр-Актанышта!
"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Гран-при яулаган "Ак инеш" ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина белән нәкъ бер ел элек интервью эшләгән идек.
-
ШИМБӘ КИЧЕНДӘ:"Гөлшаян"ның хикмәтендә - акылга утырту!
Серле дә ул, нурлы да ул - әй, театр... Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният учагында Актаныш 1нче санлы мәктәп коллективы сәхнә тотты. Ахырдан Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева үзешчән артистларның осталыкларын бәяләп үтте, әлеге театр айлыгының җитди һәм югары әһәмиятен билгеләде.
-
АКТАНЫШ МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ:Хәтта рухи яктан да дәвалый!
Тылсым дөньясы – ул театр! Районыбыздагы учреждениеләр һәм оешмаларның коллективлары үзләренең талантларын театр айлыгы кысаларында күрсәтүе дәвам итә.
-
АФӘРИН, КОТЛЫЙБЫЗ: "Ак инеш" хореография ансамбле "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Гран-прига лаек булды!
Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гала-концерты булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган тантаналы сәнгать бәйрәмендә районыбызның яшь талантлары- "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле канаты астында эшләп килүче "Ак инеш" ансамбле , җитәкчесе Лилия Фәтхуллина һәм җырчы кызыбыз, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Гөлия Заһертдинова, җитәкчесе Сирина Исламова, чыгыш ясады.
-
ИСЛАМ:Сәнгатьтә - милләтем рухы балкый!
Актанышның ЗАГС залында бүген Изге Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Ислам:әдәбият, мәдәният, йолалар, гореф-гадәтләр" исемле әдәби-мәдәни кичә узды. Ул - районыбызның үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышты, иң кызыклы мизгелләрен тарихка теркәде.
-
Актанышның яшь талантлары Түбән Кама тамашачысына «Йолдызлар балкышы» концертын тәкъдим итте
«Йолдызлар балкышы» - Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов идеясе.
-
Театр айлыгында Актаныш гимназиясе коллективы: Хушлашырга ашыкма (фоторепортаж)
Районыбызда оешма-предприятиеләр арасында театр айлыгы дәвам итә.
-
Тыңламаслылар авылдашларын хөрмәтләде: Өлфәт Әхмәтҗановка 70 яшь
16 апрель көнне Тыңламас мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомер юлын сәхнә хезмәтенә багышланган Әхмәтжанов Өлфәт Гарифжан улының 70 яшь тулу унаеннан юбилей кичәсе узды.
-
Актанышның сәхнә йолдызлары балкышы(ФОТОРЕПОРТАЖ)
"Профессионаллардан ким түгелләр. Сәнгатьне сөйгән кеше беркайчанда югалып калмас! Яңа гына Казаннан кайткан булсалар да, балалар алҗамаган. Илһам куәте, осталыклары тагы да арткан!" - дип билгеләде Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов.
-
Иртәгә, 19 апрельдә Актанышның яшь талантлары "Йолдызлар балкышы" концерты белән Түбән Кама шәһәренә барачак
Актаныш районы-талантлар ургылып чыга торган саф сулы чишмәгә тиң.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Образ"лыларга янәдән матур уңышлар телибез!
Ут күрше республиканың башкаласы Уфа шәһәрендә үткәрелгән Халыкара "Урал талантлары“ бәйгесендә "Балалар иҗат үзәге"нең "Образ" бию төркеме 2 урын алды!
-
ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ: Әнәк үзешчәннәре мари дуслар алдында концерт белән!
"Әнәк авылы мәдәният йорты үзешчәннәре, Минзәлә районы Калтак авылында зур концерт күрсәттеләр" - дип яза безгә Әнәк авыл мәдәният йорты җитәкчесе Фәйрүзә Нигъмәтуллина.
-
"Йолдызлык"тагы йолдызчыкларыбыз концерты күрсәтелә
Иртәгә яки 16 апрель 18:00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Йолдызлык” фестиваленең район, зона һәм республика күләмнәрендәге этапларында катнашып җиңүләргә ирешкән яшь талантларыбызның концерты уза.
-
Кичә -"Әлфия", бүген- "Кәҗә белән Сарык": "Әкият" курчак театры Актанышта гастрольдә
“Әкият” дәүләт курчак театрының без үскән вакытта авылларга килеп спектакль күрсәткәне әле дә хәтердә: балачакның иң күңелле мизгеле булып истә калды ул- Дорофей исемле үрдәк бәбкәсенең маҗаралары турында без - I сыйныф укучылары бик озак сөйләдек. Телевизордан “Кәрлә-мәктәп баласы” спектакле ничә тапкыр күрсәтелсә дә, көтеп ала идек.