Батырлар даны мәңгелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узачак
Бүген, 22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн.
-
Актанышның Җиңү паркында Германиядән кайтарылган БМП
Германиядә хезмәт иткән райондашларыбыз патриотизм үрнәге күрсәтте.
-
Киров авылы халкы махсус хәрби операциядә һаләк булган якташыбыз белән хушлашты
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Рафак улы, аның урынбасары Илшат Илфат улы, авылдашлары, якыннары катнашты.
-
Актанышта Чик гаскәрләре оешуга 105 ел тулу уңаеннан чара узды
Бүген Актанышта Чик гаскәрләре оешуга 105 ел тулу уңаеннан чара узды.
-
Әфган сугышы ветераны Нәвис Ибраһимов яшәгән йортка хәтер тактасы куелды
Районыбызда Әфганстан сугышында илебез мәнфәгатьләрен яклап интернациональ бурычларын үтәгән яугирләр истәлегенә бүген хәтер такталары куелды. Теләкәй авылында яшәүче Нәвис Ибраһимов үзе исән-сау чагында ук бу мизгелләрнең тере шаһиты булды.
-
Исемнәре хәтердә: Аккүз һәм Яңа Җияштә әфганчы райондашларның исемнәре мәңгеләштерелде
Бүген Аккүз һәм Яңа Җияш авылларында әфган сугышында катнашып интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелде.
-
Ир намусы- ил намусы: Иске Кормаш мәктәбе укучылары Ватаныбыз сакчылары белән очрашты
6 май көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ир намусы- ил намусы» дип исемләнгән бик матур чара булып узды. Ул мәктәптә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Максаты: озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү; Ватан, ил, туган як тынычлыгын саклауга үз өлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау иде.
-
Горурлыгыбыз чиксез: Актанышта Бөек Җиңү бәйрәме
Бүген районыбыз халкы кадерле, изге бәйрәмебез- кешелек дөньясының изге,иң шатлыклы, тарихи Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу көннәрдә Җиңү төшенчәсе аеруча зур кыйммәткә ия. Илебезнең, районыбызның, туган авылыбызның асыл егетләре неонацизмга каршы вакытлыча хәрби операциядә көрәшә.
-
Югары Гәрәй авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды (фоторепортаж)
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә районыбызның Югары Гәрәй авылы халкы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Бүген, 8 май көнне авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Заһертдинов Әзһәм Заһертдин улы: 1923-1987
Мой прадед, Загертдинов Азгам Загретдинович, участник Великой Отечественной войны.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Газизов Габделхәй Газиз улы (1917-2000)
Якын бабам- Габделхәй Газиз улы Газизов 1917 елда Актаныш районы Иске Богады авылында туа.
-
Кәзкәйдә Чечня сугышы ветераны, «Батырлык өчен» медале иясе Разил Вәлиев яшәгән йортка хәтер тактасы куелды (видео һәм фото)
Кайчандыр мемориаль такталар Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга гына куела иде. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз сугышчан дусларының йортларына да хәтер такталары беркетүне оештырып җибәрде. Максат бер һәм изге: батырларны авылдашлары, дуслары һәрвакыт исә тотсын, аларның геройлыгы онытылмасын, яшь буын үрнәк алсын. Бүген Чечня сугышында «Батырлык өчен» медаленә лаек булган якташыбыз Разил Вәлиевнең исеме мәңгеләштерелде.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Раил Надриев- батырлык һәм горурлык үрнәге (фото һәм видео)
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт бүләге- «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән якташыбыз Раил Надриев үзенең яшьтәшләренә, студентларга, мәктәп укучыларына туган илне ярату, саклауда олы үрнәк. 2002 елның 28 ноябрендә Мари Суыксуы авылында туа ул. Мари Суыксуы мәктәбен тәмамлагач, һөнәри белем алырга Актанышка, технология техникумына килә. Аз сүзле, тыйнак, кешелекле, кечелекле егет иптәшләреннән аерылып торырга яратмый. Әмма хәрби хезмәткә алынгач тыйнак батырлыгы калкып чыга, армия срогы тулгач ил алдындагы бурычын үтәүне махсус хәрби операциядә дәвам итә. Яшь гомере бик иртә өзелә Раилнең. Әмма Раил кебекләрнең исеме онытылырга тиеш түгел. Бүген Раил Надриев 2018-2021 елларда укыган техникум диварына батыр егетнең исеме уеп язылган хәтер тактасы куелды.
-
#АктанышМинемГерой: Бөек җиңү китергән якыннарыгызның фотосурәтләрен VK челтәренә урнаштырыгыз
«Үлемсез полк»ны #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой акциясе алыштыра.
-
Ленар Зарипов Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиевне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады
Бу көннәрдә район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап хөкүмәтебез бүләкләрен тапшыра. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Югары Яхшыйга барып, Тәфкил Вәлиевнең хәлен белеп аралашып кайтты. 100 яшенә якынлашып килүче Бөек Ватан сугышы ветераны әле дә хәрәкәттә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгының бүләк-котлауларын ул олы рәхмәт хисләре белән кабул итте.