Актанышның Җиңү паркында Германиядән кайтарылган БМП
Германиядә хезмәт иткән райондашларыбыз патриотизм үрнәге күрсәтте.
Ватанпәрвәрлек рухиятендәге бәйрәмнәрнең истәлекле даталары Актаныш җирлегендә зурлап билгеләнүе сөендерә. Бүген, 9 июньдә Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре төркеме ветераннарының иҗтимагый оешмасы вәкилләрен бер йодрыкка туплап торучы, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм хәрби комиссариат вәкиле Рузил Нафыйков катнашында хәрби пехота машинасы обелискы янында истәлекле аңлатма тактасы ачу тантанасы булды.
Иртәнге сәгатьләрдән үк хәрби бурычларын төрле елларда Германиядә үтәгән Актаныш районының ир- егетләре шул уңайдан Җиңү паркына җыелды. Бирегә хәтта шушы гаскәрләрдә заманында булган, гомеренең 90нчы дистәсен ваклаган Илгиз абый Нәбиев та бар иде. Ул бик көр, актив тормыш позицияле кеше. Чын ватанпәрвәр шәхес мисалы.
Актаныш районының хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов үз чыгышында:
— Хезмәтегез өчен рәхмәт, бәйрәмнәр белән котлыйм һәм сезнең традицияләргә тугры калып, бергәләп җыелуыгыз, бәйрәмне билгеләп үтүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең бердәмлекнең саклануын, сез үзегезнең тарихыгыз, тәҗрибәгез турында балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән дә уртаклашуыгызны телим.
— Әлеге вакытта кызганычка каршы, илебез чикләрен саклауга да мәҗбүрбез. Украинада һәм махсус хәрби операция барган территориядә якташларыбыз үзләрен аямыйча көрәшәләр. Элеккеге фашист калдыкларын тар-мар итүгә бар көч салына. Төп Украинаның тыныч тормышлы халкы белән сугышмыйбыз. Кайсыларыгызның якыннары да андадыр. Җиңү насыйп булсын!
— Армия сафларына киткән егетләребезнең берсе дә хәрби операцидә катнашырга җибәрелми. Бары тик контрактниклар һәм үзләре теләгәннәр генә.
Бер арада без Нәсим Әзһәм улы белән сөйләшеп алдык:
— Безнең үз төркемебез бар, гомумән аралашып яшибез. Хәрби комиссариаттан алынган мәгълүматләргә таянып әйтәсем килә, биредәге БМП —1 Германия җиреннән кайткан. Районыбыздан бик күп егетләр бу гаскәрләрдә хезмәт итте. Әлегә безнең төркемдә 30-40 ир-егет. Калганнар да әкренләп кушылыр, дип ышанабыз.
Нәсим абый, бу гаскәрләрнең тарихи елъязмасы да кызыксындыра бит. Укучыларыбызны таныштырып үтсәгез иде.
— 1945 елда бу көнне Германиядә оккупацион совет гаскәрләре төркеме барлыкка килә. 1954 елда ул — Германиядә совет гаскәрләре төркеме, ә 1989 елда гаскәрләрнең Көнбатыш төркеме дип үзгәртелә. ГСВГ аша 8,5 миллионнан артык совет солдаты үткән. Совет гаскәрләре Германия территориясенә 1994 елга кадәр кертелгәннәр.
Үзегезгә кайа хезмәт итү туры килгән икән?
— Үзем 1982-84 елларда Лейпциг шәһәрендә 241 мотоатыш полкында хезмәт иттем. Миномётлы батареядә командир булдым. Бик күп хатирәләр, сагынып сөйләрдәй фикерләр һәм истәлекләр бар.
Әлеге көнне Германиядә безнең бу төр гаскәрләр юк инде. Ил тарихындагы узган гасырның туксанынчы еллар башында буталчык заманалар чорында хәрби частьләр кыскартыла. Ә 1994 елның 31нче августында соңгы солдатыбыз Германия иленнән чыга...
Бу очрашу әле 2нче ел гына оештырыла. Дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев