Авыл хуҗалыгы сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкче-белгечләре Балтачта узучы “Сенаж көне”ндә катнаша
Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә районыбызның аграр тармак белгечләре Балтач районында узган “Сенаж көне” республика семинарында катнашты.
-
Терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешергә кирәк-үсемлектә аксым кими
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев район хуҗалыкларына терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешергә тәкъдим итә. Сәбәбе- басуда үсә торган терлек азыгы культураларында протеинның кимүе.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә хәстәрлекне тикшерде
Бүген, 3 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән комиссия районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы хәстәрләүгә әзерлеген тикшерде.
-
САК БУЛЫГЫЗ: "Башак" хуҗалыгы басуларны агулы химикатлар белән эшкәртүне башлый
"Башак" ҖЧҖ хуҗалыкның кыр-басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы пестицидлар белән эшкәртә башлый.
-
КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш сөт комбинаты уңганнары хөрмәтләнде
Киров авылындагы Актаныш сөт комбинаты районыбызның сәнәгать һәм икътисад өлкәсенә үзеннән саллы өлеш кертүче оешма. Әлеге заводта озак еллар эшләүче белгечләр, хезмәтчәннәрнең хезмәте мактауга лаек.
-
Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак
Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.
-
Район хуҗалыкларының терлек әзерләү техникалары мөһим компаниягә әзерме?
Аяз кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сулышлары белән көтеп ала. Җирнең дымы бар чакта технологик срокларда тизрәк чәчү эшләрен тәмамлау мөһим бурыч. Бу хакта 24 форма-киңәшмәдә район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.
-
Хуҗалыклар арасындагы терлекчелек рейтингын “Башак” иярли
Район хуҗалыклары арасында алып барыла торган рейтингны “Башка” хуҗалыгы хезмәтчәннәре әйдәп бара. Бүген хуҗалыкка 24 форма-киңәшмә ахырындагы йомгактан соң район башлыгы Энгель Фәттахов “Чаптар ат” сынын тапшырды.
-
Әтәс авыл җирлеге терлек үрчетүдә һәм сөт сатуда- беренче
24 ФОРМА-КИҢӘШМӘ: Бүген апрель аенда һәм ел башыннан терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлеккә йомгак ясалды.
-
Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях
Россельхозцентр Татарстана Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га.
-
Язгы кыр эшләрен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара
Районыбызда язгы кыр эшләре компаниясен Нур Баян исемендәге хуҗалык механизаторы Радик Гәрәев әйдәп бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 майга аның эш күрсәткече иң югарысы.
-
Актаныш районында бөртеклеләрне чәчү 15 майга төгәлләнәчәк
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев журналистлар өчен оештырылган брифингта язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды.
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
-
Бу хакта белә идегезме?
Бал кортлары көзге өстеннән оча алмый
-
Кече фермалар булдырырга теләүчеләр Яңа Әлемдә арта
Мини-фермаларны тиешле күләмдә терлекләр белән тәэмин итү, баш саннарын саклау республикада, шул исәптән Актаныш районында да мөһим бурыч.