Авыл хуҗалыгы сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбыз савымчылары 210777 тонна сөт җитештереп кулланучыларга озатты
Узган тәүлектә районыбыз савымчылары 210777 тонна сөт җитештереп сөт комбинатларына озатты.
-
КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш технология техникумының 90 студентына һөнәри белем турындагы дипломнар тапшырылды (+фото, +видеорепортаж)
Бүген районыбызның киләчәген- туган җиребезнең язмышын кулларына алачак, киләчәк тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләячәк егет-кызлар һөнәри белем турындагы дипломнарга ия булды. Яңа сулыш белән эшчәнлек алып баручы технология техникумында чыгарылыш кичәсе узды.
-
Районыбызның киләчәге булган җир уллары кулларына диплом алды
Бүген районыбызда уңышлы эшләп килүче, авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләүче технология техникумында чыгарылыш кичәсе узды.
-
"Башак", "Нигез", "Чишмә" хуҗалыгы һәм "Актаныш" агрофирмасы бер сыерга савылган сөт күләме буенча лидерлар рәтендә
Районыбыз хуҗалыклары сөт җитештерүдә алга куелган планны уңышлы үти.
-
Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачак
Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.
-
С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»)
С 1 июля начнется регистрация в Федеральной государственной информационной системе прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).
-
Терлекчелеккә йөз белән- көндәлек игътибар үлемнән дә, авырудан да коткара
Россиянең әле теге, әле бу төбәкләрендә баш калкыткан авырулар мал сатып алганда игътибарлы булуны сорый. Мәсәлән, күрше Казахстанда ящур һәм бруцеллеоз авыруларын һаман да җиңә алмыйлар. Әлеге төбәкләрдән сыер, сарык малы сатып алу тыела. Лейкоз авыруыннан котылу да дәвамлы эшчәнлек таләп итә. Малларны хуҗалыктан озатканнан соң авыру терлек асралган биналарны-утарларны җентекләп чистарту, дезинфекцияләү таләп ителә. Шулай булмаганда, авыру сәламәт малларга йогачак.
-
Терлек азыгы әзерләүне тизләтергә- хуҗалыклар алдына шундый бурыч куелды
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов, идарәнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Рушан Мөхәммәдиев катнашты.
-
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ: Көн кадагында- терлек азыгы әзерләү
Аяз, кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын-сулышлары белән көтеп ала. Вакыты шундый- каерылып үскән печәннәрне тизрәк җыеп алырга, терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итәргә кирәк.
-
Актаныш районына "Агроснаб" оешмаларының элекке җитәкчеләре эшлекле сәфәргә килде
Бүген Актанышка республиканың төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы машиналарын запас частьлар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре килде. Кызганыч, “Агропромснаб” хәзерге вакытта таралган. Әмма безнең Актаныш районындагы “Агроснаб” җәмгыять замана шаукымын аяк өсте кичерде һәм яңа базар шартларында уңышлы эшләп килә. Шулай ук Саба районындагы җәмгыять тә хуҗалыклар, аграр оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә.
-
2 яшьлекләр арасында Малифисента, 3 яшьлекләрдән Грифон, 5 яшьлек юртаклардан Арабика беренче килде
Сабан туеның атлар ярышын райондашларыбыз көтеп ала. Ипподромның урыны да матур, чабышны карарга да уңайлы: тау битенә чәчәкләр кебек сибелгән кунаклар төркем-төркем булып түбәндәге мәйданнан чабыш юлын күзәтә.
-
“Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә сенаж салуда 6 механизатор-шоферны берләштергән бригада хезмәт куя
“Әнәк” агрофирмасының Иске Кормаш бүлекчәсендә дә бүгеннән ныклап сенаж салу эшенә керештеләр.
-
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү тулы куәт алды
Июнь башыннан яуган яңгырлар терлек азыгы әзерләүгә тоткарлык тудырса да, аграр тармак белгечләре сенаж-силос салырга соңга калмадык, нәкъ вакыты, диләр.
-
Алдынгыларга дан һәм хөрмәт: игенче -терлекчеләргә Сабан туенда район башлыгының бүләкләре тапшырылды
Сабан туй – сабан, игенче бәйрәме, аның төп геройлары – җир белән эшләүче, иген үстерүче кешеләр. Быелгы язда башкарылган эшләр көзен үз нәтиҗәләрен бирер, Актаныш игенчеләре быелгы авыл хуҗалыгы елын яхшы күрсәткечләр белән төгәлләрләр. Район Сабан туенда бик яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән тракторчы-механизаторлар, савымчылар, башка тармак белгечләре хөрмәтләнде. Алдынгыларга яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!
-
ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: Райондашларыбыз хөкүмәт бүләкләренә лаек булды
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Нигез " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторчысы Мирзамөхәммәтов Идгар Тимергали улы Татарстан Республикасы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.