Яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган автомобиль юлын тикшереп, машинада йөреп карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган автомобиль юлын карады. Ул эшнең барышын бәяләде, шулай ук машинада яңа юл буйлап узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.
-
Айрат Фәррахов: Татарстан Конституциясе республиканың бүгенге уңышына ирешүдә корал булды
Татарстан Конституциясе – халыкара мәйданда да, Россиянең эчендә дә республиканың бүгенге уңышына ирешүдә төп коралларның берсе. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов шундый фикерен белдерде.
-
Тәкмәк авылында яшәүче инвалид райондашыбызның йортына су керттеләр
Югары Яхшый авыл җирлегенә караган Тәкмәк авылында яшәүче өченче төркем инвалид Илдус Гыйльмуллинның гына шушы көнгә кадәр су кертелмәгән була. Ялгызы көн итүче 72 яшьлек ир-егет әлеге борчуын Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага сөйли. Фәйрүзә Сөнгать кызының күп кенә мохтаҗларның мөрәҗәгатьләрен җирле меценатлар аша хәл итүдә олы тәҗрибәсе бар. Бу юлы да миһербанлы иганәчегә ситуацияне аңлаткач, мәсьәлә уңай чишелеш ала.
-
Актаныштан Әфрүзә апаны 90 яше белән котладылар
6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне Актаныш авылы Тынычлык проспектында яшәүче Әфрүзә Шәйгәрданова өчен икеләтә бәйрәм, бүген тыл ветераны Әфрүзә Шакирҗан кызына 90 яшь тулды.
-
Актанышта волейбол чемпионаты башланды
Актаныш районы оешма- учреждениеләре командалары арасында район волейбол чемпионаты башланды. Чемпионатта ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары көч сынаша.
-
Татарстан Конституциясе көне белән!
6 ноябрьдә без Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.
-
Марат Сафиуллин: жители республики должны заплатить 9 млрд 600 млн рублей
Об уплате имущественных налогов физическими лицами руководитель Управления Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан Марат Сафиуллин рассказал на брифинге, организованном в Кабинете Министров Республики Татарстан 5 ноября 2024 года.
-
Ноябрь аеның магнитлы көннәре
Бу көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз.
-
Якташыбыз, «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында бер төркем күренекле шәхесләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында якташыбыз, «Ватаным Татарстан»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллинның да булуы безнең өчен аеруча куанычлы.
-
Агыйдел буе һөнәрчеләре
Республикада инде икенче ел «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале оештырыла. Аның кысаларында Казанда район көннәре уза. Һәр район концерт, күргәзмә программасы белән килеп җирлектәге милли сулышны: гореф-гадәтләрне, йолаларны, авыллар тарихын тәкъдим итә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» в январе-сентябре направило свыше 395 млн рублей на охрану труда
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги работы в области охраны труда за 9 месяцев текущего года. На совершенствование условий труда и сохранение здоровья работников в отчетный период предприятие направило 395,5 млн руб.
-
Белгородтагы Һава-космик көчләр частеннан кайткан Фәнис Фәррахов: Армиядән соң горурлык хисе ташып тора
Белгородтагы Һава-космик көчләр (ВКС) хәрби часте Россиядә иң абруйлылардан санала. Якташыбыз, Актаныш районы егете, Күҗәкәдә туып-үскән Фәнис Фәррахов узган елгы көзге чакырылышта Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә нәкъ тә Россиянең көнбатышындагы частька җибәрелә.
-
Актаныш районындагы дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе Шаһтимер Хәбибуллин арабыздан китте
Татар Ямалысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһтимер Хәбибуллин вафат булды. Шаһтимер Хәбибулла улы Актаныш районында яшәүче бүгенгә кадәр исән-сау булган, илебезгә Бөек Җиңү алып килгән дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе иде.
-
«Умырзая» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен ничек өйрәтәләр?
«Умырзая» балалар бакчасы юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү юнәлеше буенча эшләп килүче балалар бакчасы.