Яңалыклар
-
Яңа Әлемнең ипи пешерү комбинатында эшләүче хатын-кыз махсус хәрби операциядәге солдатларны дроннан саклаучы япма тегәчәк
Актаныш районында игелекле кешеләр яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле халкыбызның кеше кайгысына битараф булмавы, хәләл хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авызыннан өзеп ярдәм күрсәтүе күз алдында. Яңа Әлем авылында ипи пешерүче Альбина Муллахмәтова эштән бушаган арада дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк. Аның әлеге изге гамәлгә тотынуы- җиңүгә үзеннән өлеш кертү ул.
-
Өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр
Татарстанда өченче көн югалган балыкчыны эзлиләр. Ир-егет 26 октябрьдә Кама елгасында балык тотарга киткәннән соң өенә кайтмый.
-
Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараенда эвакуация бара
Бүген Казандагы оешмаларга мина куелды дигән 15 хәбәр кергән. Хәзерге вакытта Ленин исемендәге мәдәният сараендагы кешеләрне эвакуациялиләр.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы якташларыбызның гаиләләре яшәгән өйләрнең капка алларын кардан чистартуны бурыч итеп куйды
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кышкы чорда эшләячәк техникаларның әзерлеген караган вакытта тракторчы-механизаторлар алдына мөһим бурыч куйды. Урамнарны кардан эттергән вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре яши торган шәхси йортларның капка алларын да кардан чистартырга кирәк.
-
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге инфраструктура өчен җаваплы оешмалардагы техникаларның кышка әзерлеген карады
Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә күрсәтте.
-
Әйләнеп кайтыгыз: Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте хәйрия концерты куйды
Бүген, 28 октябрьдә Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният сараенда Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Әйләнеп кайтыгыз» хәйрия концерты булды.
-
Күҗәкәдән язалар: Яшәү ямен тоеп!
«Бездә Күҗәкәдә күркәм чара үтте», дип хәбәр юллады бүген китапханәче Ләйсән Акмалова.
-
Кар яву һәм -6 градус суык: 29 октябрьгә һава торышы билгеле
Иртәгә, 29 октябрьдә, Татарстан районнарында яңгырлар һәм җепшек кар көтелә. Төнлә һәм иртән томан, ә юлларда - бозлавык. Җил тизлеге 14 м/с кадәр арта.
-
Балалар иҗат үзәге остазы Бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабы йомгаклары буенча аерым номинациядә җиңгән
«Биотоп ПРОФИ» табигать фәннәре юнәлешендәге өстәмә белем бирүнең иң яхшы белем бирү практикалары Бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабы йомгаклары буенча иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фәйрүзә Идрисова «Оригинальлек һәм активлык» номинациясе җиңүчесе булды.
-
Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашты
Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь, «Егет без» хәйрия төркеме, «Игелеккә бер адым» хәрәкәте җитәкчесе, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашуга килде. Бу хакта безгә Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина хәбәр итте.
-
Чисто там, где убирают
Летний сезон на живописном озере близ села Песчаные Ковали в Татарстане неизменно завершается экологическим десантом прикамских трубопроводчиков.
-
Яңа Кормашта «Актаныш таңнары»н яратып укыйлар
«Актаныш таңнары» нәшер ителгән җомга көнне Актаныш районы почта бүлекчәләре гөрләп тора. Яңа Кормаш почта бүлекчәсе дә узган җомгада газета-журнал алдыручылардан бер дә өзелмәде, авылда газетаны яратып укыйлар.
-
Актанышлыларны Автомобильчеләр көне белән котлыйбыз!
Бүген без автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Көн саен руль артына утырып юлга чыгучы актанышлыларны бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Актаныш бадминтончылары Тукай районында узган ярышта уңышлы чыгыш ясады
Тукай районы Түбән Суыксу авылында бүген Әтиләр көненә багышланган бадминтон буенча ачык турнир узды.
-
Депутаты Актанышского района от партии «Единая Россия» провели уроки финансовой грамотности
В рамках реализации Народной программы «Экономика развития» депутаты Актанышского МР РТ, выдвинутые от партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ» провели уроки финансовой грамотности.