Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашты
Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь, «Егет без» хәйрия төркеме, «Игелеккә бер адым» хәрәкәте җитәкчесе, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашуга килде. Бу хакта безгә Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина хәбәр итте.
25 нче октябрь көнне авылыбызда шагыйрь, "Мин сокланам сина, кешелек" китабы авторы, 22 тапкыр махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм илткән, "Егет без" хәйрия төркеме, "Игелеккә бер адым" хәрәкәте җитәкчесе, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән очрашу булып үтте.
3 сәгать буе җылы әңгәмә оештырып, Рүзәл үзенең бик күп шигырьләрен сөйләде. Шушы төркемгә йөрүче Илназ Мирзаханов анын сүзләренә язылган җырларын башкарды. Очрашуны Рүзәлнең укытучысы Зөлфирә Хафизова алып барды.
"Хәзинә" төркеме кызлары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре авторның шигырьләрен укыдылар.
Тамашачылар да Рүзәлнен иҗаты белән кызыксындылар, яраттылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шушы олы йөрәкле, талантлы, үзе гел елмаеп торган Мөслим егете Рүзәлгә, төркемдәшләре Илназга, Зөлфирә Хафизовага, чараны оештыруда башлап йөргән Рәсүл Харисовка, "Хәзинә" төркеме кызларына, мәдәният хезмәткәрләренә авыл халкы зур рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашу чәй табыны янында кызыклы әнгәмә белән тәмамланды.
Бүгенге көндә Рүзәл Минһаҗевнын хыяллары зурдан. Ул "Егет без" дип аталган икенче китабын чыгарырга җыена. Шулай ук үз төркемен туплап, концерт программасын әзерли. Иң беренче коцертын безнең авылда 9 нчы ноябрьдә куярга җыена. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев