Россиядә "Каһарман-ана" дәрәҗәсенә ия булганнарга 1 млн сум акча биреләчәк
Россиядә "Каһарман-ана" дәрәҗәсе кире кайтарыла. 10 һәм аннан күбрәк балалы аналарга медаль белән бергә бер тапкыр 1 млн сум тапшырылачак.
Президент Владимир Путин үз Указы белән Россиядә ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр өчен «Герой-Ана» исемен билгеләде.
Бу исемне алучыларга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
«Герой-ана» исеме Россиядә «Россия Герое» һәм «Хезмәт Герое» исеме белән беррәттән югары исемнәр исемлегенә керәчәк.
«Герой-ана» исеме унынчы бала тугач автомат рәвештә түгел, ә унынчы балага бер яшь тулганда гына биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев