16 август 2022 яңалыклары
-
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде
"Игенчеләрне җыр белән дәртләндерәбез!", ди район мәдәният йорты хезмәткәрләре. Елдагыча Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары районыбыз кырларына килеп игенчеләр белән очрашуларны башлап җибәрде. Бүген алар "Тамыр" һәм "Башак" хуҗалыклары уңганнарын сәламләде
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләрне бүләкләячәкләр (фото һәм видео)
Район мәктәпләренең яңа 2022-2023 нче уку елына әзерлеген карауда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов белән берлектә аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.
-
Район җитәкчесе Ленар Зарипов: Без мәктәпләрне ябу ягында түгел (+видео)
15-16 август көннәрендә район җитәкчелеге мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
-
Сколько стоит сбить вражеский вертолет: какие выплаты положены бойцам «Алга» и «Тимер»
В Татарстане увеличили выплаты добровольцам, вступившим в ряды именных батальонов «Алга» и «Тимер». Теперь размер единовременный выплаты составляет 360 тысяч рублей. Какое еще денежное довольствие получают добровольцы: подробности в «Татар-информе».
-
Россиядә "Каһарман-ана" дәрәҗәсенә ия булганнарга 1 млн сум акча биреләчәк
Россиядә "Каһарман-ана" дәрәҗәсе кире кайтарыла. 10 һәм аннан күбрәк балалы аналарга медаль белән бергә бер тапкыр 1 млн сум тапшырылачак.
-
Бу атнага йолдызнамә: игезәкләрнең эшләре уңар, кызларга яңа мөмкинлекләр ачылыр
Кучкар (21.03 – 20.04) Матур йөз-кыяфәт, затлы өс-баш, акыллы сүз белән дәрәҗәле кешеләрнең игътибарын яуларсыз. Аннан инде эшләрегезнең алга китүен генә көтәсе… Атна ахырында беренче җимешләрен дә күрәчәксез!
-
ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Көзге бодай буенча иң югары күрсәткеч «Нур» хуҗалыгында- 61 центнер
Бүген, 16 август көненә районыбыз аграрийлары уракның 45 процентын тәмамлаганы турында мәгълүмат җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.