Егет күңелен ничек яуларга?
Үсмер кызларның кәефе көзге көн кебек – әле генә кояш булып балкый, әле генә яңгыр булып сыктый, әле генә алтын яфракка соклана, әле генә ләмле сукмактан чиркана... Һәм көн саен мең төрле сорау: “Әни, мин чибәрме?”, “Миңа ничә яшьтән синең кебек бизәнергә ярый?”, “Әниии, нигә мине егетләр яратмый?!” Тагын мең төрле сорауларга җавапны табып бетер генә! Соңгысына җавап табу максатыннан, Без Уфа Балаларга һәм үсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Лилиана ИДРИСОВАга мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапларны алдык.
Егет күңелен ничек яуларга?
– Көчле затның теләсә кайсы вәкилен бер күз карашы белән яулый торган кызлар бар. Әйтерсең лә алар ниндидер тылсымга ия. Мондый кызларның урыны югарыдан була, аларга шигырьләр багышлыйлар, кыйммәтле бүләкләр бирәләр. Алардан бала телиләр. Гомумән, бөтен дөньяны аларга бүләк итәргә әзер көчле затлар. Шул ук вакытта аларның “җен ачуын” чыгаручы кызлар да бар. Син шуларның берсеме? Димәк, син:
– пессимист һәм мыжык. Тормышның тик тискәре якларын гына күрәсең. Яңгыр яуса — сиңа салкын тия. Кояш булса – эссе каба. Кыш көне – салкынга, җәен эссегә зарланасың. Хәтта иң яхшы урында да начарлык эзләп табасың. Кайчан да булса канәгать була беләсеңме?!
– имеш, син барысыннан да акыллы. Һәрчак һәм һәр урында үзеңнең интеллектуаль өстенлегеңне күрсәтәсең. Рәхим ит, үзеңнең энциклопедик белемең белән яшә! Һичьюгы, аның хакында һәр кичне песиеңә сөйлә. Чөнки бер генә нормаль ир-егет тә интеллектуаль прессингка түзмәячәк.
– синең белән күңелсез һәм “тәмсез”. Урыслар әйтмешли, “изюминка”, ягъни үзеңә генә хас асыл сыйфатың юк. Синең белән булганда, кроссворд чишеп утырсаң да була. Чөнки җансыз кәгазь дә синнән кызыклырак.
– иң яраткан темаң – кияүгә чыгу. Өнеңдә дә, төшеңдә дә үзеңне туй күлмәгендә күрәсең. Бертуктаусыз үзеңнең нинди яхшы хатын булачагыңны рекламалыйсың. Егетеңә үз-үзеңне мактавыңның фәтвасы көннән-көн кимүен күрәсеңме?
– кафедагы бер бокал шәрабтан соң егетеңә ияреп китәргә әзерсең. Бүген ул сине өеңә озатып куйсын әле, ашыктырма атларны!
– беренче очрашуларда ук үзаллылык, бәйсезлек турында лаф орасың. Бер кыз егетен кул көрәшенә чакырган, икенчесе хезмәт хакларын чагыштырып карарга тәкъдим иткән. Икесе дә кияүсез калган.
– дөрестән ялганны өстен күрәсең. Кайчак бераз алдаштырып җибәрергә дә була торгандыр, әмма ешка китсә, бу инде – патология. Ир-егетләр ялганчыны җитди кабул итми. Алар мондый кызларның теләсә кайсы вакытта “сатып” җибәрәчәген алдан чамалый.
– ай, нинди тәкәббер син! Имеш, сиңа якын килергә дә ярамый, имеш, торганы бер “хан кызы”н көрәшеп яуларга кирәк. Ни кызганыч, ир-егетләргә күбрәк гади һәм ачык күңелле кызлар ошый.
– үз файдаңны гына кайгыртасың. Беренче күрешүдән соң ук кыйммәтле бүләкләр көтәсең. Бурычларың булуга һәм аз хезмәт хакы алуыңа зарланасың. Син ир-егетнең күңелен түгел, ә кесәсен генә күрәсең. Аларның акча “аучы”ларын ярты караштан ачыклавын аңларга вакыт.
– карашыңда нур юк. Күзләреңдә бушлык. Аларда тормыш белән кызыксыну, очкыннар юк. Тормышың менә-менә сүнәр кебек тоела. Синең яныңда – депрессия һәм күңел төшенкелеге.
Егетләргә ачык кызлар ошый. Алар белән беркайчан да күңелсез булмый, алар дөньяга киң, ачык караш белән карый һәм үзгәрешләрдән курыкмый. Ул дәртләндерә, ярдәм итә, көлдерә!
Хәзер уйлап кара инде, психолог тасвирлаган кыз булудан ничек сакланырга? Хәтта дөньядагы иң яхшы егет өчен түгел, ә үзең өчен. Үзгәрешләрдән курыкма, һәр көнең камиллеккә бер адым булсын, балам, балым-чәчәгем!
Чыганак: "Кызыл таң"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев