30 сентябрь 2021 яңалыклары
-
2 октябрьдә Актанышта, Татар Суыксуында, Пучыда көзге ярминкә-рәхим итегез!
2 октябрь, шимбә көнне Актанышта өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә уздырыла. Шулай ук Татар Суыксуы һәм Пучы авылларында да көзге уңышны сату оештырылачак.
-
Актаныш зиратында оештырылган өмәдә катнашканнарга рәхмәт, чистарту бу атнада да дәвам итә
Узган атна ялларында Актаныш зиратында өмә узды.
-
КамАЗ машинасы паром кичүендә Audi машинасына бәрелә, ике машина да суга төшеп китә
Бүген көндез Татарстанның Югары Ослан районында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды. Ком төягән «КамАЗ»ның тормозлары тотмый башлый, паром кичүендә ул Audi җиңел автомобиленә килеп кергән.
-
Актанышта бүген, 30 сентябрьдә бер кешедә COVID-19 авыруы расланган
Татарстанда 30 сентябрьгә Covid-19 йоктыруның 27 060 очрагы теркәлгән.
-
Татар Ямалысында 29 укучы 1,6 гектар мәйданда бакча үстерә
Татар Ямалысы мәктәбенең тәҗрибә участогы бик зур: 1,6 гектар мәйданны били. Шушы кадәр зурлыктагы участокны мәктәптәге 29 укучы һәм аларның укытучылары карап-тәрбияләп тора.
-
Татарстанда кече литражлы автомобиль кюветка чыгып оча һәм агачка бәрелә, машина йөртүче һәлак була
Бүген төнге ике сәгатьтә Чаллы шәһәрендә куркыныч авария булган.
-
Район өлкәннәрен башкаладан котлыйлар: Казандагы “Актаныш якташлык җәмгыяте”ннән тәбрикнамә килде
Хөрмәтле якташлар! Сезне Казандагы “Актаныш якташлык җәмгыяте” һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
-
Егет күңелен ничек яуларга?
Үсмер кызларның кәефе көзге көн кебек – әле генә кояш булып балкый, әле генә яңгыр булып сыктый, әле генә алтын яфракка соклана, әле генә ләмле сукмактан чиркана... Һәм көн саен мең төрле сорау: “Әни, мин чибәрме?”, “Миңа ничә яшьтән синең кебек бизәнергә ярый?”, “Әниии, нигә мине егетләр яратмый?!” Тагын мең төрле сорауларга җавапны табып бетер генә! Соңгысына җавап табу максатыннан, Без Уфа Балаларга һәм үсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Лилиана ИДРИСОВАга мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапларны алдык.
-
Өч кызның гәүдәсе табылган
30 сентябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстаннан булган өч кызның мәете табылган.
-
Лалә язын чәчәк атсын дисәң….
Лалә чәчәкләрен утырту өчен иң элек кояшлы, ачык урынны сайлап алырга кирәк. Урыны язын-көзен су җыелып тормаслык булырга тиеш, юкса суганчалары череячәк. Утыртырга ике атна кала, туфракка компост яки черемә, минераль ашлама кертеп, 25–30 см тирәнлектә казыйбыз.
-
Коронавирус әни булырга комачаулый
Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта! Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова бу көннәрдә шундый шаккатыргыч белдерү ясады.
-
Эх, дисәң дә соң инде: райондашны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
29 сентябрь көнне Актаныш районы гражданы Әхмәтгалиев Әгъзап Хәмдегали улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.