Актаныш районында дүрт көн элек елгада югалган ир-атны эзлиләр
6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре инде дүртенче көн республиканың Актаныш районында, Агыйдел елгасында югалган 39 яшьлек ир-атны эзли.
Хәзерге вакытта эзләү эшләренә водолазлар да кушылган. «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин агентлыкка шул хакта сөйләде.
Коткаручылар әлеге елгада балыкчылар еш җыела торган урынны тикшергән. Биредә югалган ир-атның күн итеген тапканнар: өстәвенә, аяк киеме төрле урыннарда булган һәм бу эзләү эшләрен катлауландыра.
Ир-атны эзләү дәвам итә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев