2 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов 10 райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды
«ТАТМЕДИА» АҖ газета-журналларын якын кешеләреңә яздыру акциясе республика җитәкчеләре арасында бик популяр. Ә безнең районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов аз керемле лаеклы ялдагы ветераннарны сөендерде.
-
Районның Ата-аналар комитеты киңәште
Бүген Балалар иҗат үзәгендә район мәктәпләре каршында эшләүче Ата-аналар комитеты әгъзалары киңәште.
-
Чаллы шәһәре медицина белгечләре Актаныш табибларын томографта рентген контраст тикшерүенә өйрәтте
Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасы (БСМП) белән Актаныш районы үзәк хастаханәсе арасында хезмәттәшлек дәвам итә.
-
Актаныш районында дүрт көн элек елгада югалган ир-атны эзлиләр
6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре инде дүртенче көн республиканың Актаныш районында, Агыйдел елгасында югалган 39 яшьлек ир-атны эзли.
-
Икътисад министрлыгы: Мобилизацияләнгәннәргә кредит һәм займнар буенча каникул биреләчәк
Мобилизацияләнгән гражданнар һәм шәхси эшкуарларга махсус хәрби операциядә катнашкан чорда куллану кредитларын түләү өчен каникуллар биреләчәк. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.
-
120 тәүлек, 2880 сәгать: Ленар Зарипов Актаныш районын 4 ай җитәкләгәннән соң журналистларга беренче интервью бирде
Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның әлеге вазыйфага билгеләнүе район халкы өчен генә түгел үзенә дә көтелмәгән вакыйга булган. Бу хакта Ленар Рафак улы журналистлар белән очрашуда әйтте. Хәзер инде үзенә карата зур ышаныч белдергән республика җитәкчелегенең, Актаныш районында яшәүчеләрнең өметләрен аклап эшләргә дә эшләргә кирәк, ди ул.
-
Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызга бүген гуманитар ярдәм озатылды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгеннән өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәм озатылды.
-
Азнакай районында 4 бала сөрем газыннан агуланган
Азнакай шәһәре прокуратурасы балигъ булмаган балаларның агулану факты буенча тикшерү эшләре башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
«Туган як» музеенда якташыбыз Фарсель Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган экспозиция эшли башлады
Актаныш Туган як музеенда икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, дүрт дистәгә якын әдәби һәм фәнни китаплар авторы, танылган бакчачы – Фарсель Сәхәбетдин улы Зыятдиновның бай мирасын һәм шәхси предметларны туплаган даими экспозиция ачылды.