Бүген районыбызның 79 укучысы татар теленнән ТДИ тапшыра
Бүген, 26 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары беренче булып химия, әдәбият һәм географияне тапшыра. Ә 9нчылар төп дәүләт имтиханы бирүдә чирканчык алды инде. Бүген алар татар теле фәнненән сынау уза. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
Бүген имтихан бирү пунктлары Федерациянең 88 субъектында, шулай ук кайбер чит ил мәгариф учреждениеләрендә ачыла.
Ведомствода искәртүләренчә, Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 1 июльгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә 700 меңгә якын укучы имтихан тапшыра, шуларның 150 меңе бүгенге өч фән буенча теркәлгән.
Быел географиядән минималь 37 балл, химиядән 36 балл, ә әдәбияттан 32 балл җыярга кирәк. Беренче имтиханнарның нәтиҗәләре 13 июньгә кадәр билгеле була.
11 сыйныф укучылары өчен графикта киләсе имтихан рус теленнән була. Алар аны 29 майда яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев