26 май 2023 яңалыклары
-
Районыбызның яшь юл инспекторлары республика конкурсыннан җиңү белән кайттылар
Районыбызның «Крутые педали» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсында III урын яулады.
-
Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан районыбызның алдынгы эшмәкәрен хөрмәтләде (фотолар)
Бүген районыбызда олылап Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә.
-
Яшьләребез «Өлкәннәргә ярдәм кулы» акциясе кысаларында авылдашларга ярдәм итә
ФОРПОСТ, «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Яшь гвардия» активистлары «Өлкәннәргә ярдәм кулы» акциясенә кушылдылар. Актаныш авылында яшәүче Земфира Фатыйхованың йортына килеп, өлкәнебезгә булыштылар.
-
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет конкурсный отбор на предоставление грантов начинающим сельскохозяйственных потребительских кооперативов
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан сообщает о приеме заявок с 25 мая по 23 июня 2023 года для проведения конкурсного отбора на предоставление из бюджета Республики Татарстан грантов на развитие материально-технической базы начинающих сельскохозяйственных потребительских кооперативов.
-
Районыбызның йөзек кашы- «Агыйдел» ансамбле Әстерханда XIII Авыл Сабан туенда катнаша
Россия буйлап Сабан туйлары гөрли. 27 май көнне Әстерхан өлкәсендә XIII Авыл Сабан туе узачак.
-
Мәктәп коллективлары Актаныш районының туристлык маршрутын төзи
Башкарма комитетның архив бүлеге район мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр белән яңа проект- «Актаныш районының туристлык маршруты»н төзүне башлап җибәрде.
-
Бүген районыбызның 79 укучысы татар теленнән ТДИ тапшыра
Бүген, 26 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары беренче булып химия, әдәбият һәм географияне тапшыра. Ә 9нчылар төп дәүләт имтиханы бирүдә чирканчык алды инде. Бүген алар татар теле фәнненән сынау уза. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
-
Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата
Һәр үсемлекнең дымга таләбе төрле.
-
Актаныш эшкуарлары «Иң яхшы Эшмәкәрләр Советы» республика конкурсында җиңде
Россия эшкуарлары көне алдыннан Татарстан Милли китапханәсенең конференц-залында «Иң яхшы Эшкуарлар Советы» IV республика конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Шунысы безнең өчен аеруча куанычлы, Актаныш районы эшмәкәрләр Советы республиканың муниципаль районнары арасында «Кооперация һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә хакимият, бизнес берләшмәләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен» номинациясендә җиңде.
-
Ленар Зарипов районыбыз эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәм көне белән тәбрик итте
Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
-
9 июньдә Сөн буе Сабан туена рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар, якташлар, кунаклар! Сезне 9 июнь көнне булачак Сөн буе Сабан туена чакырабыз.