Пучы балалар иҗат үзәге көрәшчесе «Ялкын» журналы призын отты
25-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйге РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхәммәтшин истәлегенә, «Ялкын» журналы призларына үткәрелде.
Бу мәртәбәле турнирда Пучы балалар иҗат үзәгенең "Татарча көрәш" түгәрәге укучысы Кашапов Айрат 60 кг үлчәүдә 1 урын яулап "Татарстан чемпионы" исемен алуга иреште. Айратны һәм остазы Әнис Мөхәммәтнур улын ихлас котлыйбыз, Рәсәй чемпионатында да зур җиңүләр теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев