Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илфат Әнвәров исемендәге турнирда дүртенче урынны алган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр
РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровның гаиләсе- Илфир, Тәүфикъ, Айгөл, Айнур, Шәфкать Әнвәровлар әтиләре истәлегенә унынчы ел рәттән көрәш турниры уздыралар. Башка көрәш ярышларыннан аермалы буларак, туганнар дүртенче урынга калган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр.
-
Актанышта яшь спортчылар атаклы көрәш остасы Илфат Әнвәров исемендәге бәйгедә көч сынаша
Бүген, 23 ноябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә унынчы тапкыр көрәш турниры уза. Юбилей бәйгесендә Татарстан һәм Башкортостаннан килгән яшь көрәшчеләр көч сынаша.
-
Актаныш көрәшчеләре Азнакайда Инсаф Солтанов турнирында өченче урынны яулады
Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары узды.
-
Актаныш көрәшчеләре якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә оештырылган турнирдан җиңү белән кайтты
Зәй шәһәрендә якташыбыз, элеккеге Зәй районы башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры узды. Ике көн дәвамында барган ярышта Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңүләр яулады.
-
Пучыда «Уңыш бәйрәме»н зурлап татарча көрәштеләр
Пучыда «Уңыш бәйрәме» хөрмәтенә районара ачык көрәш турниры узды.
-
«Нур Баян» командасы көрәшчеләре Зәйдәге республикакүләм турнирда җиңде
11 май көнне Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәләхов Шамил Салих улы истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча республикакүләм ачык турнир уздырылды.
-
Пучы көрәшчеләре Башкортостанда Советлар Союзы Герое кубогы ярышларында җиңде
26 апрель көнне Башкортстанда Илеш районы Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алган батыр очучы Муса Гайса улы Гәрәев истәлегенә багышланган республикакүләм көрәш ярышы уздырылды.
-
Без- көрәшче егетләр!
Без-Руфил һәм Румил Нургалиевлар Актаныш районы Татар Ямалы авылында яшибез. Мин— Руфил-13 яшьтә.Энем Румилгә-8 яшь. Мин-6 нчы, энем 2 нче сыйныфта гел яхшы билгеләренә генә укыйбыз. Иң кечкенәбез -Рунил- балалар бакчасына йөри. Бар яктан да талантлы без: җырлыйбыз да, биибез дә, нәфис сүз осталары да.Ә шулай да безнең иң яраткан шөгылебез бар. Ул да булса -татарча көрәш.
-
Район башлыгы Кубогына көрәш турнирында Татар Ямалысы һәм Актанышның беренче мәктәбе командалары җиңде
Актанышта мәктәп укучылары арасында район башлыгы Кубогына көрәш ярышлары узды.
-
Пучының яшь батырлары Минзәләдәге көрәш ярышында беренче урын яулады
11 апрель көнне татарча көрәш буенча Минзәлә районы Калтак авылында узган районара ярышларда Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы 1 нче урын яулады.
-
Пучының «Нур Баян» көрәш командасы Минзәләдәге турнирда икенче урын яулады
22 март көнне Минзәлә шәһәрендә Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман районнары һәм Чаллы шәһәре спортчылары арасында Минзәлә интернат мәктәбе призларына билбау көрәше турниры уздырылды.
-
Пучы көрәшчеләре Минзәлә районыннан җиңү белән кайттылар
Пучы Балалар иҗат үзәгенә йөрүче егетләребез 10 февраль көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ» призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар.
-
Фәттаховлар гаиләсенең беренче призын Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы көрәшчеләре отты
Актанышта милли татар көрәшен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту максатыннан районыбызда тагын бер матур көрәш турниры барлыкка килде. Фәттаховлар гаиләсе призына «Батыр» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы узды. Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы мәктәпләренең көрәш командасы иң көчлеләр булып чыкты, шулай итеп беренче призга нәкъ менә алар лаек булды.
-
Милләтебезнең йөзек кашы-татар көрәше!
Актаныш районы бик күп көрәш батырлары белән дан тота. Аларның күбесе мәртәбәле көрәш турнирларында тәрбияләнеп үсте. Беренче президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәймиев призына көрәш бәйгесе, атаклы көрәшчеләр Илфат Әнвәров Марсель Гыйлаев истәлегенә уза торган һәм башка көрәш ярышлары янына бүген тагын бер турнир өстәлде. 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар Фәттаховлар гаиләсе призы өчен бил алыша.
-
Пучының яшь көрәшчеләренә шәхси эшмәкәр манекеннар бүләк иткән
Пучы авылы Балалар иҗат үзәгеннән сөенечле яңалык!