Актаныш

Актаныш районы

16+
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Актаныш көрәшчеләре Татарстан көрәш федерациясе тарафыннан иң яхшы спортчылар буларак хөрмәтләнделәр

Татарстан көрәш федерациясе 2024 ел йомгаклары буенча иң көчле спортчыларны һәм тренерларны билгеләде. Алар арасында Актанышның көрәш осталары да бар. Ә Актаныш районы «Ел ачышы» номинациясендә 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Танылган көрәшче, БРИКС уеннары чемпионы  Азат Габдрәшитов 2024 елгы көрәш сезонының иң яхшы 5 спортчысы арасына кергән. 

«Иң яхшы тренер» исеменә лаек булучылар арасында да Актанышта көрәш серләренә төшенеп үзләре яшь батырлар тәрбияләгән, яшьләр белән иң югары нәтиҗәләргә ирешкән Рузил Ганиев, Рамил Хисмәтулинның булуы туган җиребезнең татар көрәшен үстерүгә зур өлеш кертүе турында сөйли.

Батырларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев