«Тылсым» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары белән шөгыль-дәрес узды
«Тылсым» балалар бакчасында Сәрвәрова Зафиля Вахит кызы 2 нче кечкенәләр төркеме белән тәрбиячеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык шөгыль-дәрес күрсәтте. Тәрбия ачык чараны балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырган иде.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бакча коллективына, тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
«Тылсым» балалар бакчасы тәрбиячеләре уку елы башыннан ук эш планнарына юл кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган чараларны кертәләр.Төрле алымнар кулланып ел давамында эзлекле эш алып баралар. Ата- аналар белән тыгыз эшчәнлек алып барыла, акцияләрдә теләп катнашалар,- дип, бакчаның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдәге эшчәнлегенә уңай бәя бирде Ләйсән Рәзиф кызы.
Инспектор Җиһаншин Артур Фавазит улы да әлеге дәрестә катнашты, балалар белән әңгәмә корды, "Куркынычсызлык каешы" профилактик чарасы кысаларында балаларга махсус автокреслоларда гына утырып йөрергә кирәклеген аңлатты.
Һәр балага яктылык кайтаргыч элементлар таратылды, төркемдә уйнар өчен өстәл уеннары тапшырылды.
Балаларга инспектор белән якыннан танышу, күрешү аеруча нык ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев