29 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
«Тылсым» балалар бакчасында ЮХИДИ инспекторлары белән шөгыль-дәрес узды
«Тылсым» балалар бакчасында Сәрвәрова Зафиля Вахит кызы 2 нче кечкенәләр төркеме белән тәрбиячеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык шөгыль-дәрес күрсәтте. Тәрбия ачык чараны балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырган иде.
-
Кулда 100 мең сумлык телефоннар, миллион сумлык машиналарда йөрсәк тә, 500 сумлык янгын хәбәриткече сатып алырга акча жәллибез
103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе, лейтенант Илдар Мортазин Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге эшче төркем белән авыл җыеннарында катнаша. Һәр җирлеккә килгәч Илдар Минсалих улы янгыннан саклану кагыйдәләре турында аңлата.
-
Февральдә сөт кухнясының эш графигы
Февраль аенда Актаныш район үзәкхастаханәсе каршында эшләүче сөт кухнясының эш графигы чыкты.
-
Актаныш үзәк район хастаханәсендә яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше башланды
Актаныш үзәк район хастаханәсендә яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше башланды. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 300 миллион сумга якын финанслау нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Мондый инвестицияләр төбәктә медицина хезмәтен яхшырту буенча хакимият органнарының җитди ниятләрен күрсәтә.
-
Актаныш халкына һәм кунакларга уңайлылык тудыру максатыннан җәяүле сукмакларына ком сибү оештырылды
Һава торышының кинәт үзгәреп, көннәр җылыну нәтиҗәсендә юллар, җәяүле сукмаклары, тротуарлар бозлавык белән капланды. Бу исә хәрәкәт итүне шактый катлауландыра, егылу, имгәнү куркынычы арта. «Коммунсервис» МУП хезмәткәрләре иртәдән бирле Актаныш урамнарындагы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен актив эшлиләр.