Актанышта бүген кояшлы, җылы һава торышы-озаккамы?
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә,23 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяктан исә.
Шул ук вакытта иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +5..+10, көндез +9..+14 градус көтелә.
Якшәмбе, 24 октябрьдә, атмосфера фронты төбәккә яңгырлар алып килергә мөмкин. Температура түбәнәя: төнлә +2.. +7 градус, көндез +5..+10 градус була, дип искәртә синоптиклар.
Дүшәмбе көнне, 25 октябрьдә, Татарстан аша «бераз яңгыр һәм җепшек кар явып, салкын атмосфера фронты» узачак. Төнлә -1..+4 градус, көндез +1..+6 градус фаразлана.
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 һәм 27 октябрьдә, һава торышына республикада антициклон перифериясе йогынты ясаячак. Димәк, явым-төшем көтелми.
26 октябрьдә төнлә һава температурасы -1.. -6 градус, көндез исә 0..+5 градус була. 27 октябрь төнендә -3..+2 градус һәм көндез +2..+7 градус булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев