23 октябрь 2021 яңалыклары
-
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова ветеран-җитәкче Сәетҗан Фәттаховны 90 яше белән котлады
Әтәс авылында яшәүче Сәетҗан Фәттахов бүген 90 яшьлек юбилеен каршылады. Сәетҗан Әхияр улын олуг бәйрәме белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрик итте.
-
Бакчачы Руслан Бекбулатов: Бакчада кипкән үлән, корыган яфракның берсе дә калмаса яхшы
Көзнең кыл уртасына якынлаштык. Мул уңыш белән сөендергән бакчаларны акрынлап кышкы йокыга әзерләр чак. Эшне нидән башларга? Кар ятканчы бакчада нинди эшләрне башкарып өлгерергә кирәк? Тәҗрибәле бакчачы Руслан Бекбулатов көзге бакча эшләре белән бәйле актуаль сорауларга ачыклык кертте.
-
Ык елгасында балыкчылар утырган көймә әйләнеп капланган
Иртән балыкчылар элемтәгә чыкмаган, аларның танышлары яр буена чыгарып ташланган көймәгә тап булган.
-
Пионерия ветераны Дәлия апа Хананновага волонтерлар ярдәм итте
Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары озак еллар Пионерлар йорты җитәкчесе булып эшләгән Дәлия апа Ханнановага булыштылар.
-
Югалган стажны һәм пенсияләрне ничек кайтарырга?
Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар.
-
23 ОКТЯБРЬДӘ АКТАНЫШТА 1 АВЫРУГА COVID-19 ДИАГНОЗЫ КУЕЛДЫ
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 29 385 очрагы теркәлгән.
-
Чаллыда берничә актрисаның авыруы сәбәпле спектакль өзелгән
Спектакль «Мастеровые» театры сәхнәсендә булырга тиеш иде.
-
РАЙОНКҮЛӘМ КВН ДӘВАМ ИТӘ: Иске Богадының "Каенсаз" командасы финалга узды
Район мәдәният хезмәткәрләре өчен кабат урак өсте. КВН бәйгесенең зона турларында көчләрен сыный алар.
-
ИШЕТТЕГЕЗМЕ: ХӘЗЕР ФЕРМЕР БУЛЫРГА УКЫТАЛАР
Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе» ачылды «Авыл хуҗалыгы — илебез икътисадының халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче мөһим тармагы ул», - диде Ришат Хәбипов.
-
Актанышта бүген кояшлы, җылы һава торышы-озаккамы?
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә,23 октябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяктан исә.