30 март 2024 яңалыклары
-
«Ак инеш» ансамбле «Сандугач сайрар илем» конкурсында ике номинациядә беренче дәрәҗә лауреат булып танылды
«Ак инеш» ансамбле «Сандугач сайрар илем» конкурсында ике номинациядә беренче дәрәҗә лауреат булып танылды. Әлмәттә узган гала-концертта чыгыш ясап үзләренең осталыкларын тамашачыларга да күрсәттеләр.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов Кисловодскида узган ярышта җиңүче райондашларны котлады
Район башлыгы Ленар Зарипов Кисловодск шәһәрендә узган Россиякүләм ярышларда Татарстан данын яклап бронза медаленә ия булган яшь спортчыбыз Ринат Гайнановны җиңү белән котлады.
-
Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак
2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак. Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
-
Фитыр сәдакасы турында
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисенә таянып, фитыр сәдакасының күләмен шул урында үсә торган йөзем һәм арпа, бодай кебек бөртеклеләр бәясеннән чыгып исәпләгәннәр: ярты сагъ (шул вакыттагы үлчәү берәмлеге) күләмендә бодай йә булмаса бер сагъ күләмендә хөрмә, йөзем җимеше. Ярты сагъ ул якынча 1,5 кг, бер сагъ – 3 кг. Пәйгамбәребез заманында фитырны 3 кг йөзем белән биргәннәр.
-
«Шатлык» бию ансамбле «Бию каруселе» бәйгесендә җиңде
Чаллы шәһәрендә узган «Танцевальная карусель» республикакүләм бию конкурсында «Шатлык» бию ансамбле кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
«Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» район семинары узды.
2нче санлы «Ромашка» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре» исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү.