27 апрель 2012 яңалыклары
-
Ашамаган малда, акчасыз эшчедә өмет юк
Тамчыдан күл җыела дип, халык юкка гына әйтмәгән. Соңгы көннәрдә берничә хуҗалыкта савым күләменең сизелерлек кимүе гомуми район күрсәткечләренә тап төшерә. Республика күләмендә III урыннан колак каксак -оятына түзәрбез. Үзебезнең битарафлык аркасында малларның иминлеген һәм аларның бәрабәренә төзелгән район икътисадын какшатсак, нишләрбез? Югарыга мендек, кәлеягә кердек, дип сөенешеп алга барганда,...
-
Зиратларны чистарту
29-30 апрельдә районда зиратларны чистарту, коймаларын ныгыту көннәре дип игълан ителде. Бу эшләр җирлек башлыклары җитәкчелегендә барлык авыл кешеләре, кайткан кунаклар ярдәмендә башкарыла.
-
Катлаулы операцияләр өчен 130 мең сум акча
Инвалидларны социаль яклау фондының 25 апрельдә Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә чираттагы III утырышы уздырылды. Анда барысы 12 гариза каралып, һәммәсе канәгатьләндерелде. Катлаулы операцияләр өчен фондтан 130 мең сум күләмендә акча бирелде.
-
Европа илләрендә иммунлаштыру атналыгы
21-27 апрель-барлык Европа илләрендә иммунлаштыру атналыгы. Бу чара 2005 елдан үткәрелә башлады. Профилактик прививкалар ясату йогышлы авыруларны кисәтүдә төп чара булып тора һәм уртача ел саен 3 млн. кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала.
-
Өмәгә чакырабыз
Авылыбыз Түбән Гәрәй авылы ямьле урында урнашкан, көннән-көн матурлана. Борчыган мәсьәләбез дә бар. Зират ихатасын төзекләндерәсе бар. Шул максаттан авылдашлар белән киңәшләшеп, материал алу өчен акча җыйнадык. Битараф калучылар булмады диярлек. Бүгенге көндә 45000 сум акча җыйналды, өлешчә материал кайтартылды. "Агыйдел" нефть кудыру станциясе җитәкчесе Илсур Фәрих улы Шәрипов ярдәме...
-
Бәйрәмнәр фаҗигагә илтмәсен
Янгын телләре мәрхәмәтсез. Ул үз юлындагы бар нәрсәне - мәһабәт биналарны, калын урманнарны кара күмер итә, көлгә әйләндерә. Моны һәркем белә. Әмма шулай да янгыннардан саклануга тиешле игътибар бирелми. Саксызлык кылына, ә җавапсызлыкның нәтиҗәсе бик аяныч. Район җирлегендә дә бу сәбәпләр буенча аерым гражданнар үз ихаталарында чүп яндырып, аны контрольдә...
-
Чәчү бара. Кәеф яхшы
Язгы кыр эшләренә җиң сызгануга инде атна-ун көн вакыт узып бара. Берничә хуҗалык экваторга да якынлашты. Күңел бары тик бераз яңгыр гына өмет итә. 25 апрель көненә район буенча бәрәкәтләндерәсе 53 296 гектар мәйданның 6666 гектарында эш кырылып, үтәлеш 13 процент тәшкил итә. Чәршәмбе көне күрсәткечләре шушы әллә нинди шайтан...
-
Талпан кечкенә, тик куркыныч
15 апрельдән талпан энцефалиты авыруларының сезоны башлана һәм сентябрь ае беткәнгә кадәр дәвам итә. Кечкенә генә булсалар да, әлеге бөҗәкләр бик күп проблемалар китереп чыгарырга ихтимал. Талпаннардан ничек сакланырга? Бәлагә юлыккан кешегә нинди ярдәм күрсәтергә? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү йөзеннән кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә...
-
Явыз ниятлеләрдән сакланыйк!
Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә кредитлар бирү белән бәйле мошенниклык очраклары теркәлгән. Кредит бирү турында игъланнарны алар төрле массакүләм-мәгълүмат чаралары аша җиткерәләр. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, йорт подъездларына "Поручительләрсез генә кредит" дип тамгаланган белдерүләрне урнаштыралар. Телефон номерлары: 8-960-333-75-93; 8-960-335-41-72. Әлеге номерлар буенча шалтыраткач, билгесез хатын-кыз үзен "Тинькофф" банкы хезмәткәре, 1986...