27 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Казандагы Парк-Хаустан кешеләрне эвакуациялиләр
Әле генә социаль челтәрләрдә хәвефле хәбәр таралды.
-
Аккүз авыл җыенында: Авылда бердәмлек бар!
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында Аккүз авыл җыены узды. Җирлектә узган ел башкарылган эшләргә хисапны тыңларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да килгән иде.
-
Актанышта «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе узды
1944 елның 27 гыйнварында Россия тарихында иң истәлекле даталарның берсе —Бөек Ватан сугышы чорында Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын тулысынча өзүе. Гитлер җир йөзеннән юкка чыгарырга омтылган шәһәр, даими атышлар һәм шартлауларны кичеп, 900 көн һәм төн диярлек фашизмга каршы тора. Бүген әлеге уңайдан «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» оешмасы Бөтенроссия «Блокада икмәге» акциясенә кушылып Актанышның Универсам кибете янында чара оештырдылар.
-
Мәсәдедә халык җыенында: Терлек тотучылар азая, этләргә дарулар юк, авылны өмә белән чистарту кирәк
Актаныш районында авыл гражданнары җыеннары бик уңышлы дәвам итә. Аның чираттагы Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендә Мәсәде җирлегендә узды.